Карар 27.12.2023 №1231 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы звеносы турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 30 декабрендәге 1164 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы турында» 2003 елның 30 декабрендәге 794 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары һәм «Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең территориаль системасы турында» 2004 елның 10 ноябрендәге 480 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 18 декабрендәге 860 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы звеносы турында» 2022 елның 30 декабрендәге 1164 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия составын (3 нче кушымта) әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә. Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                     Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.35 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International