Габдулла Тукайның вафат булуына 106 ел тулды

15 апрельдә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның вафат булуына 106 ел тулды. Тукаебызны искә алырга Яңа Кырлай авылындагы мәһабәт музей бинасына шагыйрьнең дүртенче буын туганы Риман абый Гыйлемханов, шагыйребезнең иҗатын вә тормыш юлын тирәнтен ойрәнүче, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров, Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары җыелдылар. Кичә барышында Зиннур абый Мансуров шагыйребезнең соңгы сулышына кадәр милләте турында кайгыртканлыгын ассызыклап узды. Зиннур абый Мансуров музей фондына уникаль буләк – М.Ю. Лермонтовның 1891 елда басылган тулы җыентыгын тапшырды. Әлеге басмадан Тукаебыз Лермонтовның 20 әсәрен татар теленә тәрҗемә кылган. Риман абый Гыйлемханов, бөек шагыйрьнең туганы булу аның өчен зур горурлык һәм җаваплылык икәнлеген аңлатты. Яңа Кырлай урта мәктәбе һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең иҗади чыгышлары белән кичәгә музыкаль төсмер өстәделәр. Кичәбез халкыбызның гимны «Туган тел» җыры белән һәм шагыйребезнең һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды

 

docx
Скачать текст
DOCX, 13 КБ

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика