Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан район күләмендә мәктәп газеталарына конкурс уздырылды

Һәр ел яз җитүен түземсезлек белән көтеп алам мин. Табигатьнең яшәрүе, туган якка кошлар кайту, көннәр җылыту белән генә бәйле түгел бу хис. Яз җитүгә бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен каршы алырга әзерләнә.

         Быел да район күләмендә бик матур бәйрәм чаралары, конкурслар  уздырыла. Күбесе инде үткәрелде дә. Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе шушы уңайдан мәктәп газеталарына конкурс игълан итте. Әлеге конкурс Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан,  яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау  максатыннан, Россиядә Театр елы уңаеннан 2019 нчы елның март-апрель айларында   район күләмендә үткәрелде.

         Конкурс бик үзенчәлекле дә, бик эшлекле дә килеп чыкты. Күп төрле эшчәнлекне үз эченә алган киң масштаблы проект булды ул. Укучылар, укытучылар өчен дә күңелле дә, файдалы да булган конкурс нәтиҗәсендә Габдулла Тукайның биографиясе, иҗаты, аның белән бәйле урыннар яңадан күз уңыннан үткәрелде, бик күп яңа мәгълүматлар ачылды. Алай гына да түгел, газета таләпләренә бәйле рәвештә мәктәп эшчәнлегенә, укытучылар һәм укучыларның иҗади сәләтләренә кызыксыну уянды, нәтиҗәләр ясалды. Алар һәрберсе газета битләрендә үз урынын алды.   

         Конкурска тәкъдим ителгән эшләр төрле иде. Мәкаләләр төрлелеге, аларның эчтәлеге, газетаның бизәлеше, таләпләргә туры килүе – һәрберсе җентекләп өйрәнелде. Күп мәктәп коллективлары бәйге таләпләренә игътибарлы булган, иҗади якын килеп, күңел биреп эшләгән. Мәкаләләр эчтәлеге, укучылар һәм укытучыларның иҗади эшләре игътибарга лаек. Алардагы тел байлыгына сокланырлык.  

         Гомумән алганда, катнашучыларның һәрберсенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бәйгеләрдә бердәм катнашыйк. Шулай итеп без туган телебезне, мәдәниятебезне саклауга үзебездән өлеш кертербез, балаларыбызны да милли җанлы итеп тәрбияләрбез!

        Милли мәгариф өчен җаваплы методист Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы

docx
Скачать текст
DOCX, 41.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International