1 нче декабрь көнне Саба районының Олы Шыңар авылында 2004-2005 нче елгы егетләр арасында Гайнанов Салават Хабирович истәлегенә көрәш ярышлары узды. Ярышларда Балтач, Саба, Теләче, Питрәч, Арча районнарыннан һәм Казан шәһәреннән яшь көрәшчеләр бил алышты. Арча районы көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар. Яңа Кенәр мәктәбеннән Сингатуллин Адель 1 нче урында, Хабибуллин Илсаф 3 нче урында (тренер Фазылзянов И.М.). Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Абдеев Салават һәм Салахутдинов Ралиф пьедесталның беренче баскычына, Муратов Динияр 3 нче баскычына күтәрелде (тренер Хидиятуллин Ф.Ф.). Сикертән мәктәбеннән Каримов Инсаф (тренер Ахмадеев М.Г.), Яңа Кырлай мәктәбеннән Хәйретдинов Ранил (тренер Саляхов М.Р.), Кәче мәктәбеннән Зайнуллин Рөстәмнәр (тренер Зарипов Ф.В.) 2 нче урында.

2019 елның 1 декабре, якшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International