8 декабрь көнне " Арча «спорт мәктәбенең спорт залында 2008-2009 елгы һәм кече яшьтәге кызлар арасында баскетбол буенча тренер Хәсәнов Җәүдәт Абдулла улы истәлегенә ачык турнир булып узды. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Уникс-Юниор» командасы алды, 2 урында безнең «Пантерочки» командасы, 3 урынны Буа районы командасы алды һәм шулай ук 3 урынны Кукмара командасына бирделәр. Барлык катнашучылар да истәлекле грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
2019 елның 8 декабре, якшәмбе