«Арча» С/К залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган 2005 елда туган һәм кечерәк егетләр арасында мини-футбол буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә тренер Насыйбуллин Р.Р. («Торнадо – 1» һәм «Торнадо-2»), тренер Мифтахов И. Г. («Арча» 2007 елгы егетләр) һәм Теләче районының 2 командасы катнашты. 5 команда арасында уеннар әйләнеш системасы буенча узды. Очрашу нәтиҗәләре буенча җыелган командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:: 1 урын-Теләче-1, 2 урын-Теләче-2, 3 урын-Торнадо-1, 4 урын-Арча 2007.

2020 елның 9 феврале, якшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International