Терлекчелек тармагында ял көннәре юк һәм үткән Яңа ел бәйрәмнәре дә терлекчеләр, сыер савучылар һәм белгечләр өчен көндәлек эш-мәшәкатьләр белән узды. Хәзер исә терлекчелектә җаваплы чор - хуҗалыкларда бар көч мөгезле эре терлекләрдән мул продукция алуга юнәлтелгән. Шул максаттан тырыш хезмәт куючы «Яңарыш» агрофирмасы терлекчеләре Раушания Маликова, Данил һәм Динар Гыйззәтовлар, «Казанка» агрофирмасыннан Данил Гафаров, Ришат Мусин белән Илфат Хәйруллин «Иң яхшы терлекче» вымпелы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International