МБМБУ “Бала үсеше үзәге – Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы” нда Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты белән берлектә республикакүләм "Уен эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс белемлелекне формалаштыру“ темасына семинар булып узды. Семинарда мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Абдуллина Р. В., мәктәпкәчә тәрбия буенча методист Иманаева А.Р., районыбыз балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты. Тәрбиячеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, осталык дәресләре, шөгыльләр күрсәттеләр. Семинар бик нәтиҗәле үтте.