ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

5 фото
Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны Г. А. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык искиткеч татарстан гаиләләре катнашты...». Безнең районны әлеге чарада Арча шәһәреннән Барый Каюмович һәм Лилия Нуриевна Бакировлар гаиләсе тәкъдим итте. Барый Каюмович һәм Лилия Нуриевна Бакировлар педагогия институтында укыган вакытта танышканнар һәм 51 ел элек үз гаиләләренә ныклы нигез салганнар. Гаилә башлыгы Барый Каюмович 51 еллык эш стажы булган физик тәрбия укытучысы. Аны җиңел атлетиканың «короле» дип атыйлар. Барый Каюмовичның копилкасында күп кенә мактаулы исемнәр бар: “Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре”, халык мәгарифе отличнигы, 10 нчы бишеллык ударнигы, югары категорияле укытучы, Россия Президенты В.Путинның Мактау грамотасы.
2023 елның 25 августы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International