Арча муниципаль районы

Бал ул шуңа тәмле

13.09.2017

Бал ул шуңа тәмле

Районыбызда гына түгел, республикада да танылган умартачы, район умартачылар берлеге җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиевнең өлгерлегенә гаҗәпләнерлек. Мәскәү, Калуга шәһәрләрендәге бал ярминкәләрендә катнаша. Киевта узган Бөтендөнья умартачылары конгрессында делегат булды. Күптән түгел Уфа шәһәрендә үткән Россия умартачылары конкурсында Татарстан данын яклады, призлы алтынчы урынны алып кайтты.

Ядкәр Зөфәр улын без редакциягә чәй өстәле янына әңгәмәгә дәштек. Билгеле инде, өч умартачы (мөхәррир һәм бу юлларның авторы) очрашкан җирдә чәй янында бал булырга тиеш. Беренче сорау да быелгы җәйнең үзенчәлекләре, бал табышының ничек булуы турында иде.

– Яздан әйбәт чыккан кебек иде кортлар, – диде ул. – Яз яңгырлы, салкын килде, язгы балны җыя алмадылар, әйбәт дигән 3–4 кенә көн булды. Язгы бал булмаганда кортлар кыш буе җыелган авырулардан тазара алмыйлар. Җитмәсә, җәйнең беренче яртысы да салкын килде, запас баллар бетте. Кайберәүләр,  быел бал булмый, дип кул селтәде. Ә мин бал буласын алдан белдем.

– Ничек итеп?

– Минем таныш күбәләгем бар. Зәңгәр төстә ул. Мин аның килүен ел саен көтәм. Бал буласы елны килә, кулга, биткә куна, арбага утыра. Сөенеп оча инде менә. Бал булмаган елны бөтенләй күренми. Быел килде ул, әле менә телефонга төшереп тә алдым үзен. Быел җәй 25 көнгә соңга калып килде. Кайбер  көннәрне ояга 7–8 килограмм бал кайтты, бер оядан 35 килограмм товарлыклы бал булды. Быелгы ел өчен әйбәт, узган ел ике тапкыр күбрәк иде. Монда билгеле, умартаның көче, якында бал бирә торган культуралар булуы мөһим роль уйный.

– Умартачылар бәясе артмый торган бер бал гына бар, дип әйтә.

– Әйе, бәяләр шул бер чамада тора. Быел бал булмаган җирләр күп. Балы булганнар сатып бетерде диярлек. Алда әле ярминкәләр тора, аларда да сатып булачак.

– Районда ничә умарта һәм умартачы бар?

– Умарталар 12 мең, умартачылар 800 чамасы.

– Уфадан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?

– Тәэсирләр – әйтеп бетергесез! Барысы 22 төбәктән килгәннәр иде. Башкортстанда умартачылык бик нык үскән. Анда умартачылыкка мәктәпләрдә өйрәтәләр. Конкурс шартлары бик катлаулы иде, анда теорияне дә практиканы да яхшы белергә кирәк. Күз алдына китерегез – стадион, стадион тулы умарта. Кортлар белән түгел, билгеле. Иң яшь умартачылар, хатын–кызлар, бабай–малай–оныклар ярышты. Юан бүрәнәне куышлап умарта ясау буенча ярыштылар. 30 сорауга ярты сәгатьтә җавап бирәсе.

Быел Бөтендөнья умартачылар конгрессы Төркиядә уза. Аннан соңгысы Уфада узарга мөмкин.

Ядкәр Мөхәммәдиев Беренче каналда бара торган “Могҗизалар кыры”, ТНВ каналындагы “Башваткыч” тапшыруларында катнашкан кеше. Әле менә шушы көннәрдә генә Арча умартачыларын “Башваткыч” тапшыруына алып барды.

– Арча балының даны  еракларга билгеле, – ди ул. – Инде менә умартачыларның үзләрен дә бөтен республикага күрсәтә алдык. Алар арасында гармунчылар да, җырчылар да, башка талант ияләре дә бар. Урта Пошалымнан Айдар Зәйнуллин, Ашытбаштан Рәис Шәкүров, Ашабаштан Илдар Сәгъдиев матур гына чыгыш ясадылар.

– Умартачылар арасында хәвефле хәбәрләр дә йөри, әле тегендә, әле монда кортлар ояларын ташлап качкан...

– Әйе, элегрәк без бу сәер хәл турында ишетеп кенә белә идек. Үзебезгә дә килеп җитте ул. Узган ел безнең районда бер умартачының 80 баш умартасын кортлар ташлап китте. Җыйган балларын калдырып.

– Сәбәбе нәрсәдә, дип уйлыйсыз?

– Мин үзем моны кортларны авыруларга каршы вакытында эшкәртмәүдән, дип уйлыйм. Талпаннар хәзер бал кортларының тәнендә генә түгел, сулыш юлларында да бар. Алар азып киткәндә кортлар нишләргә белми, тынычсызлана, түзә алмыйча ояны калдырып китә. Ел саен бер төрле  препаратлар белән эшкәрткәндә талпаннар аңа ияләнә, үлми башлый. Шуңа аларны чиратлаштырып эшкәртергә кирәк. Бер генә түгел, берничә тапкыр.

Кайберәүләр, менә октябрь җитәр, шул вакытта эшкәртермен, дип уйлый. Вакытны сузмаска, моны хәзер үк эшләргә кирәк, октябрьдә соң булуы бар.

Теләсә кайдан корт анасы, бал кортлары алу да авырулар таралуга китерә.

– Киңәшләр, әңгәмә өчен рәхмәт. Алар умартачылар өчен дә файдалы булыр.

Ильяс Фәттахов

 

 

 






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика