Үз илендә якын аңа бәрәңге бакчасы да

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Үз илендә якын аңа бәрәңге бакчасы да

Һаман да шул бер рәвештәге Данил абый икән. Мин аның белән кырык елдан артык таныш. Ничә очраса да һәрвакытта йөзендә елмаю булыр, зарланмас, булганына шөкер итә белер. Менә бу юлы да 80 яшьлек юбилее алдыннан очрашырга килгәч: “Шөкер, бер авырткан җирем юк минем”, – дип әйтеп алды.

54 ел бергә гомер иткән хатыны Флера апа пешергән тәмле коймактан авыз итеп чәй эчәбез, Данил абый узган гомер хатирәләрен барлый.

– Мин Иске Иябаштан армия хезмәтендә вакытта гына аерылып тордым, – ди ул. – Армия кеше итте мине, анда киткәндә бер русча сүз белми идем. Аннан взвод командиры урынбасары булып кайттым. Проф- союз оешмасы рәисе булып эшләгәндә юлламаларны күп өләшә идем. Ул елларда күп бирәләр иде бит. Үзең дә ял итеп кайт, дип кыс- тыйлар. “Үз авылым санаторий миңа”, – дия идем. Аңа 3 яшь вакытта әтиләре үлеп китә, җиде бала, Данил иң кечесе. “Ачлыкның нәрсә икәнлеген бик яшьли татырга туры килде, – ди. – Үлән тамырлары, төрле үләннәр ашадык, үләксә тиреләрен җебетеп ашаган вакытлар булды”.

Егет авыр вакытларда үзен саклап калган туган авылына гомере буе тугрылыклы. Армиядә вакытта да туган авылын бик сагына. Әзәрбайҗанда хезмәт итә ул. “Сыер-
чыклар шунда кышлый иде, – дип искә ала. – Көтү–көтү булып йөриләр. Хатларда: “Биредәге сыерчыклар санынча сәлам!” – дип яза идем. Мин армиядә вакытта әни дә үлде...”

Данил абый, үзе әйткәнчә, армиядән чыныгып, тормышка әзер кеше булып кайта. Тракторда, комбайнда эшли, трактор бригадасы бригадиры итеп куялар. Аннан инженер, партком секретаре, аннан тагын инженер. Пенсиягә чыккач та биш ел эшли әле.

Мәйданнар тота торган егет була ул. Авыл сабантуйларында батыр кала. 70 килограмм-
га кадәрле үлчәүдә ике тапкыр Арча Сабантуе батыры. Тәкәләр, гармун, сәгатьләр белән бүләкләнә.

– Вакытларыңны ничек уздырасың? – дип сорыйм Данил абыйдан. Аңа бабай дип дәшәргә тел бармый, белмәгән кеше пенсиягә яңа чыккан дип уйларга да мөмкин.

– Тик торган юк, – ди ул. – Бәрәңге үстерәбез, үгезләр бар. Аннан мин ветераннар советы рәисе дә бит әле.

Флера апа белән (ул Субаш Атыдан) 2 малай, 2 кыз үстергәннәр. Аларның һәм оныкларының уңышларына куанып яшиләр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International