Арча муниципаль районы

Рәхмәт сезгә изге эшегез өчен!

11.10.2017

Рәхмәт сезгә изге эшегез өчен!

Үткән шимбә көнне район Мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәме булды. Беренче рәттә утырган ветеран укытучылар бәйрәмгә ямь биреп торды.

Мөгаллимнәрне зурлап чыгыш ясаганда район башлыгы Илшат Нуриев ветераннар арасында утырган Апаз мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләгән Гөлзада апа Ихсановага иң җылы хисләрен белдерде. Чөнки ул аның укытучысы иде. Соңыннан Гөлзада апа белән сөйләшкәндә:

– Ничек сез татар авылы, татар мәктәбе кызы рус теле фәнен сайладыгыз? – дип сорадым.

– Яңа Кенәр мәктәбендә безне рус теленнән Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәкиевна укытты. Үз фәненә ул гашыйк итте, – дип җавап бирде ветеран. – Укучыларыма, югары уку йортына кергәч, син рус мәктәбендә укыгансың, дия торган булганнар. Ә бүгенге бәйрәм бик күңелле үтте. Укытучыларны шулкадәр олыладылар, тагын бер кат укытучы һөнәрен сайлавыма сөенеп утырдым.

Бәйрәмдә катнашкан Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова:

– Укытучыны әллә каян күзләреннән танып була, – дип сөйләде. – Сугыш чорында, 1945 елны, иң күп ипине укытучыларга биргәннәр. Чөнки укытучылар ил язмышында әһәмиятле урын тотканнар, яшь буынны тәрбияләгәннәр, белем биргәннәр. Илнең киләчәге алар хезмәтенә бәйле булган һәм хәзер дә шулай.

Район башлыгы Илшат Нуриев бүләкләнүчеләрдән иң беренчеләрдән булып Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Бакировка Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Истәлек медале һәм Грамотасы тапшырды. Соңыннан Бари Бакировка:

– Ник шул кадәр бирелеп эшлисез, дилбегәне азрак йомшаграк тотсагыз да була бит инде! – дим. Ә ул миңа җавапны Г. Тукай сүзләре белән әйтте:

– ...иң мөкатдәс нәрсә эш. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Киләчәк буынны яшьтән кайгыртырга кирәк шул. Татар телендә белем бирүче фән укытучылары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән “Оста мөгаллим” грантына Шушмабаш мәктәбеннән берьюлы 3 укытучы: физик Рәмлә Нуриева, информатикадан Элнар Нуриҗанов һәм биолог Чулпан Сәмигуллина ия булды. Сере нәрсәдә, дисезме? Алар миңа бер очрашуда: “Без балалар уңышы белән җиңәбез”, – диделәр.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов, профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов уңышка ирешкән мәктәп коллективларын, укытучыларны котлап, Мактау грамоталары, сертификат, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бүләкләүләр концерт номерлары белән аралаштырып барылды. Афәрин, үзешчәннәр, укучылар, студентлар, укытучылар! Менә дигән итеп чыгыш ясадыгыз, рәхмәт.

Күп тапкырлар бәйгеләрдә җиңгән Арча педагогика көллияте бию коллективы җитәкчесе Лилия Маликова үзе дә студентлар белән биеде. Ике бала әнисе Лилия ханым көннәр буе караңгы төшкәнче көллияттә. “Кайвакыт төшке ашка вакыт та калмый”, – ди. Әмма зарланмый. “Эшемне яратам”, – ди.

 – Аюны да биергә өйрәтеп була, диләр, килешәсезме? – дип сорыйм үзеннән.

– Дөрестән дә шулай. Без көллияттә хәтта бер дә бии белмәгәннәрне дә биергә өйрәтәбез!

Менә, укытучылар нинди алар!

Румия Надршина






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика