Шулай дәвам итик

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Шулай дәвам итик

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында “Гражданнар башлангычларына нигезләнгән проектларда халыктан кергән 1 сумга республикадан 4 сум бүлеп бирүгә корылган инструменттан файдалану уңай нәтиҗә бирә”, – дип билгеләп үтте һәм җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне шушындый юл белән хәл итү Арча, Балтач, Кукмара, Мөслим районнарында яхшы оештырылуын әйтте.

Ерактан яхшырак күренә, диләр бит. Узган җомгада безнең районга Буа журналистлары килде, алар районда үзара салым акчасы исәбенә башкарылган эшләрне күреп исләре китеп йөрде. Кунаклар башта Арча шәһәрендә булдылар, аның матурлыгына сок- ландылар, үзара салым акчасы исәбенә башкарылган эшләр турында видеоязма әзерләделәр. Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Плотников кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирде.

Шәһәр җирлегендә яшәүчеләрдән үзара салым акчасы җыя башлагач әлеге яңалыкка шикләнеп караучылар да булган иде. Әмма башкарылган эшләр күзгә күренә башлагач, моның һәрберебез өчен кирәклегенә инандык. Узган ел стадион белән янәшәдә ачылган Казансу паркы арчаларның яраткан ял итү урынына әверелде. Гражданнарның үзара салым акчасына – ә бу 5 миллион сум – елга буендагы парк зонасы төзекләндерелде, ял итеп йөрү юлы салынды, волейбол мәйданчыгы һәм балалар ял итү зонасы төзелде. Бөтен кешене шатландырып урам утлары алыштырылды һәм өстәмәләре куелды. Шәһәрнең үзәк урамнары бөтенләй үзгәрде, аларда диодлы яктырткычлар балкый.

Үзара салым акчалары исәбенә авылларны ничек үзгәртеп булганлыгы Наласа, Үрнәк, Сеҗе авыл җирлекләре мисалында ачык күрергә мөмкин.

Наласа авылында без килгәндә дә Балтач оешмасы юл салу эшләре белән мәшгуль иде.

– Өч ел эчендә авыл урамнарына 11 километр юл салдык, – ди җирлек башлыгы Илфира Шакирова. – Янгын куркынычсызлыгы өчен гидрантлар куйдык, су башняларын ремонтладык, тирә–юнен койма белән әйләндердек. Урам исемнәрен язып куйдык, чишмәләргә яңа йортлар, тимер бас-кычлар ясаттык.

Бу җирлектә зур күләмле эшләр төгәлләнгән инде.

– Халык әлеге программаның нинди файдалы булуын яхшы аңлады, – ди җитәкче. – Баштагы елларда 800әр сум да җыйган идек. Булачак референдумда 300әр сум дип тәкъдим иттек. Кайберәүләр килеп: “Ник аз куйдыгыз, без күбрәк түләргә дә риза”, – диләр.

Үзара салым программасы Арча районында өч ел рәттән уңышлы тормышка ашырыла. 2014 елдан башлап 16638,90 мең сум үзара салым акчасы җыелган, республика моңа өстәп 54538,2 мең сум биргән. Әлеге акчалар гомуми файдаланудагы юлларны һәм җәяүле күперләрен төзү һәм ремонтлауга, зиратларны төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүне яхшыртуга, янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүгә һ.б. тотылган.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International