Башкаларга күтәрелә, ә сөткә төшә

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Башкаларга күтәрелә, ә сөткә төшә

Шушы көннәрдә сөт җыючыларның берсе белән сөйләшергә туры килде. “Узган ел бу вакытта сөтнең литры 25–26 сумга җиткән иде. Быел 17–18 сумга калды”, – диде ул.

“Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров белән очрашкач та сүзне шул бәяләрдән башладык.

– Бүген сөтне 17 сумнан сатып хуҗалыкны алып барып булмый, – диде ул. – Ягулыкка, электрга бәяләр артып тора, ашлыкны да сатып булмады. Бер генә юл кала – базарга чыгу. Әле менә Казанда да урыннар сөйләшеп кайттым, кирәкле бөтен документларны тупладык.

Кибеттә сөтнең литрын 42 сумнан саталар. Бар сөтне сатып бетереп булмый – эремчек, каймак, май, катык, корт әзерлиләр. “Уртача сөт бәясенә күчергәндә литры 35 сум тирәсенә чыга”, – ди җитәкче.

Шушы көннәрдә йогурт ясый башлаганнар.

Аертылган сөт тә әрәмгә китми, аны бозау-

ларга эчерәләр. “Азрак он да кушып җибәрсәң, бигрәк тә яраталар”, – ди Айдар Сабиров.

Күпербаш фермасында бозауларга игътибар зур. Ирина Лукина көне буе яңа туган бозаулар янында. Алар ике атна буе ультрамиләүшә нурлары астында тотыла, көнгә биш тапкыр җылы сөт эчерә. Ике атнадан соң бозауларны Диләрә Гыйниятова кабул итеп ала һәм өч ай тәрбияли. Шуннан тана бозаулар аерым торакка күчерелә. Айдар Харрасов берүзе 200 баш тана карый.

Тораклардагы чисталык, тәртип күзгә ташлана. Кычкырып сөйләшергә, тәмәке тартырга ярамый! Бу турыда стеналардагы язулар искә төшереп тора. Терлекчеләргә түләү тәртибе дә язып эленгән. Мәсәлән, сыер савучыларга 5 мең сум айлык оклад билгеләнгән. Чисталык өчен тагын 5 мең сум. Ял көннәрендә эшләгән өчен янә 5 мең сум. Сыер савучы бер бозау алып аны 14 көннән исән–имин тапшырса – 300 сум. Калган акча сөт өчен исәпләнә. Савым арткан саен түләү дә арта бара. Бер сыер савучыга 45 сыер беркетелгән, шулардан 40 бозау алса, бушка бер бозау бирелә.

Фермада эшләүчеләр өчен мөрәҗәгатьләр дәфтәре булдырылган. Кирәк булган әйберне (телдән әйтсәң, онытыла) шунда язып калдыралар. Җитәкче мөрәҗәгатьләрнең үтәлешен үзе контрольдә тота.

Хуҗалыкта ашлык сатып булмады, дип зарланып утырмыйлар. Казанбаштагы цехта катнаш азык ясап сыйфатлы һәм арзанрак азык ашаталар. Төрелгән сенажлары да бар.

Без газета укучыларыбызга сөттә табылган антибиотиклар турында язарга вәгъдә иткән идек. Монысы да сөт бәяләрен киметү өчен уйлап чыгарылмадымы икән, дип гаҗәпләнә сыер асраучылар.

– 2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясе куркынычсызлыгы турында”гы Техник рег- ламент көченә керде, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Шуның нигезендә сөт һәм сөт продукциясе сату белән шөгыльләнүчеләр айга бер тапкыр ветеринария документлары рәсмиләштерергә тиешләр. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан җыела торган сөт ун көнгә бер тапкыр антибиотиклар барлыгына тикшерелә. Моны сөт җыючылар эшләргә бурычлы. Нәтиҗәләр белән риза булмасагыз, район ветеринария лабораториясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Антибиотик табылган сөтне нишләтергә?

– Бары тик бозауларга эчерергә, мондый сөтне кешегә кулланырга ярамый.

Сөттә антибиотиклар каян килә – монысы аерым тема.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International