“Бала үсеше үзәге – Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы”нда Арча шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениялары җитәкчеләре һәм өлкән тәрбиячеләре өчен өч телдә театральләштерелгән музыкаль чыгышлар күрсәтелде. Беренче номерлы өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче балалар Роза Мөхетдинова һәм Наҗия Саттарованың “Урман әкияте” исемле музыкаль спектаклен сәхнәләштерделәр. Икенче номерлы өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче балалар “Сәламәт яшәү рәвеше” исемле тәрбияви чара тәкъдим иттеләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме “Кызыл калфак” әкиятен инглиз телендә сәхнәләштерде. Барлык чаралар интегральлэштерелгән формада уздырылды.