Эшләп үткән гомер

2018 елның 9 феврале, җомга

Эшләп үткән гомер

90 яшькә кадәр 46 кило авырлыкны саклаган кеше ул Әминә апа. Серен үзеннән әйттердек.

– Хәрәкәт! – диде ул. – Һәм чамасын белеп кенә ашарга!

Әминә апа Хөсәенова чыгышы белән Наласа авылыннан. Бүген улы Илгиз килене Илгизә гаиләсе белән Иске Чүриледә яши.

Безне авыл читендә Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина каршы алды. Бергәләп Әминә апаларга бардык. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова юбилярга Россия Президенты В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

– Әти (Исмәгыйль) сугышка 41 яшьтә китте, берничә хаты килде, Смоленскида бик каты сугышка керәбез, дип язды, шуннан бетте, хәбәре булмады, – дип сөйләде Әминә апа. – 5 ир туганның берсе генә сугыштан кайтты. Әни дә (Сәгадәт) иртә үлде. 60 яшь кенә иде. Рәхәт тормышны күрә башлагач кына китеп барды. Аллага шөкер, 90га җитеп авырткан булмады. Әни үлгәч кенә нервдан авыртып алдым.

– Хәрәкәтчән, җиңел гәүдәле булганга авыртмагансыздыр, – дибез. Әминә апа безнең белән килеште.

– 12-13 яшьтә эшли башладым, – дип искә төшерә. – 7 сыйныфны тәмамлагач, Урта Аты әртилендә эшли башладым. Өйдә дә тегү машинасы бар иде. Хәрби телогрейкалар тектек. Парашютларны сүттереп, сугышчыларга күлмәк-ыштан тектерделәр. Сырган чалбарлар – берсе дә калмады. Адәм баласы барысына да түзә шул. Бүгенге муллыкны, бәхетле торышны да күрергә насыйп булды менә. Ирем Габдулла белән өч бала үстердек. Иптәшем сабыр кеше булды. Кызым Гөлфия Арчада яши, тегүдә, улларым Илгиз тракторда, бригадир, Илдус ветврач, шушы ук урамда яши.

Әминә апа терлекчелектә дә эшли. Тегермәндә эшләп, пенсиягә чыга. Иптәше Габдулла вафат булганга да инде 22 ел тулган. Юбилеена өй тулы балалар, онык-лар җыелган. Бүгенге тормышына бик шөкер итә.

Без Әминә апага исәнлек-саулык, тыныч-имин көннәр телибез.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International