Авылда да күп акча эшләп була

2018 елның 9 феврале, җомга

Авылда да күп акча эшләп була

Икенче ел рәттән районда авыл яшьләре форумы үткәрелә. Узган җомгада да Арча педагогика көллиятенә бәхет эзләп читкә чыгып китмичә, туган авылында эшкә калган егетләр һәм кызлар җыелды. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

– Авылдан яшьләр китә. Аңлашыла, аларга акчалы хезмәт урыны кирәк. Тик акчаны авыл җирендә дә эшләп табарга була. Башлап җибәрүче фермерларга ярдәм күрсәтелә. Интернет технологияләр хәзер бөтен авылда бар. Алар белән дә акча эшләргә мөмкин. Аның өчен укырга, белемле булырга, күп белергә кирәк, – диде ул. – Биш елдан нәрсә була? Беребез дә әйтә алмый. Тормыш кызу тизлек белән алга бара. Бүген уяу булсагыз, сез аны иртәгә куып җитәсез.

Форумга авылда төрле өлкәдә эшләүче яшьләр җыелды. Әмма күбесе авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләр иде. Очрашуда районның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсеннән рәисе Роберт Сәлахов авыл җирендә ял вакытларын оештыру турында сөйләде, башкаручы директоры, эш башлаучы фермер мәктәбе җитәкчесе Илмира Хәйбуллова авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек темасына тукталды, проектлар җитәкчесе Диләрә Шувалова авылда туризмны җәелдерү серләрен ачты.

– Без яшьләрне авылда сак-лап калу өчен тырышабыз. Шуны күздә тотып төрле фестивальләр, бәйрәмнәр оештырабыз, республикада яшьләр өчен булган программалар белән таныштырабыз, аларны сайларга ярдәм итәбез. Бүгенге форумнан да сез үзегезгә файдалы әйберләр алырсыз дип өметләнәбез, – диде Роберт Сәлахов.

– Бүгенге проблема – авыл хуҗалыгында кадрлар җитмәү. Яшьләр авылдан китә. Нигә? Бүген авылда да яхшы яшәп була. Спорт белән шөгыльләнәм дисәң дә, ял итәргә, күңел ачарга, үз эшеңне башларга, фермерлык белән шөгыльләнергә уйласаң да мөмкинлекләр җитәрлек. Саба районында бер фермада булдык. Фермада дүрт робот тора. Шулар сыерны да сава, азыкны да этеп йөри. Голландиядә күреп кайткан да, фермер моны авылда да тормышка ашырган. Димәк, авылда яшәп тә төрле яңалыклар уйлап табарга, кертергә була, – диде Ренат Гатиятов. – Очрашудан файдаланып, үзегезнең фикерләрегезне әйтегез, идеяләрегезне җиткерегез. Безнең өчен алар бик мөһим.

– Авылдан качарга ашыкмагыз, – диде аның фикерен дәвам итеп “Ашытбаш” ширкәте генераль директоры урынбасары Адель Хаҗиәхмәтов. – Яшьләр шәһәргә яхшы тормыш эзләп китә. Мин дә үземне Мәскәүдә сынап карадым. Әйе, анда күп акча эшләп була. Тик үз туган ягың, үз йортың булмаганда, алар ничек табыла, шулай тотылып та бетә.Менә мин шәһәрне ташлап, авылга эшкә кайттым һәм алдагы ун елда шунда эшләячәкмен дә. Нинди генә мөмкинлекләр бирмиләр авыл җирендә эш башларга уйлаучыларга. Дөрес файдалана белергә генә кирәк.

Узган елгыдан аермалы буларак, быел яшьләр форум эшен өч төркемгә бүленеп дәвам итте. Егетләр һәм кызлар авыл туризмы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәрлек, яшьләрнең ялын оештыру буенча проектлар төзеделәр. Соңыннан бергә җыелып, шул проектларны тәкъдир иттеләр, уңай, тискәре якларын ачык- ладылар, фикер алыштылар, идеяләре белән уртаклаштылар. Проектлар җитәкчеләрне дә кызыксындырды.

– Мин үз эшемне ачу турында хыялланам, тик бу төптән уйлап эш итә торган әйбер. Әгерҗедә дустым бакча җиләге үстерә башлады. Тәҗрибәсен уртаклашырга исәп. Нинди сортларга тукталган, аны кышын да үстерү өчен нишләргә һәм башкалар. Әлегә сораулар күбрәк. Киләчәктә, бәлки, тәвәккәлләрмен, – диде авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад бүлеген тәмамлап Наласада эшләүче Азат Галиев.

– Миндә дә бүгенге форумда катнашканнан соң үз эшемне башлау теләге туды. Сөт яки ит җитештерү белән шөгыльләнү, мәсәлән. Уйлап бетерәсе бар – кайсы файдалырак? Тик бу әлегә хыял гына, – диде Иске Чүриле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Римма Дусикеева.

Планнар, форум барышында төзелгән проектлар, идеяләр хыял булып кына калмасын, тормышка да ашсын иде.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International