Арчада эш урыннары артачак

9 февраль 2018 ел., җомга

Арчада эш урыннары артачак

Районда тиздән авыл кешесенә үз хуҗалыгында җитештергән продукциясен урнаштыру мөмкинлеге артачак. Шулай ук эшсезлек мәсьәләсе дә берникадәр хәл ителү (200ләп эш урыны) алдында тора.

 Үткән сишәмбедә районга Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендә бер төркем вәкилләр кайтты. Алар иң элек Арчада сәнәгать паркы буласы урынны карадылар. Аннан соң район хакимияте бинасының кече залында әлеге булачак сәнәгать паркында урын алып, үз эшләрен башлап җибәрәчәк эшмәкәрләрнең, ягъни резидентларның эш планнарын тыңладылар.

Эшлекле очрашуда Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Сәнәгать паркында үз эшләрен ачарга теләгән резидентларның һәркайсы эш планнары белән таныштырды. Алар арасында, Арчада “Круг” ширкәте житәкчесе Тәлгать Закиров, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте җитәкчесе Илһам Сабиров (очрашуда үзе була алмады, аның исеменнән вәкил чыгыш ясады), “Теләче” сәнәгать паркы генераль директоры Марат Мифтахов һ.б. бар иде.

“Арча” сәнәгать паркы 21 гектар җирне билиячәк. Ул Питомникка керү юлының сул ягында элек карлыган куаклары үскән урында булачак. Эшлекле сөйләшүдән аңлашылганча, парк якын киләчәктә (2018-2019 елларда) тормышка ашачак. Аны төзү өчен федераль һәм республика бюджетларыннан акча бирү каралган.

Резидентлар чыгышыннан шул аңлашылды: берәүләр савым сыерларының сөтен арттыручы биологик витаминлы өстәмәләр эшләячәк, икенчеләр елның 12 ае буе заманча шартларда кыяр, помидор үстерәчәк, өченчеләр затлы сыр җитештерәчәк, дүртенчеләр ит эшкәртү цехын булдырып, колбаса һәм башка төрле ит ризыклары эшләячәк һ.б. Алар эшне башлап җибәрү өчен ут, су, газ, юл кирәк булачагын әйттеләр. Ә инде резидент җитештерү объектын үзе төзиме, әллә төзелгәнне арендага аламы – моны “Идарәче компания” җитәкчелеге белән үзара хәл итәчәкләр.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин һәр резиденттан эшне башлап җибәрү мөмкинлекләрен җентекләп сорады. Бүген ни белән шөгыльләнәләр, сәнәгать паркында нәрсә җитештерәчәкләр, моңа финанс мөмкинлекләре бармы – һәрнәрсә ачык булырга тиеш. Эшмәкәрләрне финанс кайчан бүлеп биреләчәк, парк кайчан төзелә башлаячак, дигән сораулар кызыксындырды.

Ә Арча халкын бигрәк тә эш урыннары кызыксындыра. 4тән алып, 40-50 эш урыны вәгъдә итүче резидентлар булды. Рөстәм Сибгатуллин: “Эшче көчне читтән китерәчәксезме, әллә алар Арча районыннан булачакмы?” – дигән сорауга ачыклык кертте. Чөнки читтән дә (Казан һ.б.) паркта үз эшләрен ачып җибәрергә теләк белдергән резидентлар бар иде. Алар: “Арча районыннан булачак”, – дип ышандырдылар.

Соңыннан “Теләче” сәнәгать паркының идарәче генераль директоры Марат Мифтахов белән сөйләштек.

– “Теләче” сәнәгать паркы 2013 елда эшли башлады, – дип сөйләде ул. – Авыл хуҗалыгы районнары арасында беренчеләрдән булып эшне башлаган парк ул. Әлегә “Арча” сәнәгать паркында урыннар бар. Тәвәккәлләп тотынырга кирәк.

Резидентларның берсе – “Круг” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Закиров:

– Бездә яшелчә үстерүчеләр нигездә сезонда гына эшли. Ә менә без ел әйләнәсе кыяр, помидор үстерә торган заманча теплица эшләячәкбез. Татарстанда андый теплица юк. Башкортстанга барып карап кайттык. Теплицага ак халаттан, аякка бахилалар киеп керәсең...

Без Тәлгать Закиров кебек тәвәккәл ир-егетләргә һәм хатын-кызларга бары тик уңышлар телибез.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика