16 нчы апрельдә Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “Тукай төрле телләрдә яңгырый” район конкурсы узды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

     16 нчы апрельдә  Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә  “Тукай төрле телләрдә яңгырый” район  конкурсы узды.

         Балалар үзләре язган шигырьне, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән  Г. Тукай әсәрләрен укыганны видеотасмаларга яздырып,  жюри хөкеменә җибәргән иделәр. Иң яхшы эш авторлары  бүген 2 нче турга җыелды.  

    Бәйгенең беренче этабына 100 дән артык эш кабул ителгән иде, шулар арасыннан тиешле таләпләргә җавап биргән 45 эш җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Җиңүчеләребезне котларга мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы килде. Ишек төбеннән үк килгән кунакларны Тукайның әкият геройлары каршы алды һәм  сәламләделәр.

     Бәйге өч төрле номинациядә узды: ”Тукай турында татар телендә иҗат эшләре”, ” Г. Тукай әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган рус телендәге шигырьләр” ,”Г. Тукай әсәрләре инглиз теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган инглиз телендәге шигырьләр”. Укучыларның иң яхшы эшләре  I,II,III дәрәҗәле дипломнарга лаек булды, шулай ук алар арасыннан дипломантлар да билгеләнде. Кичә җыр һәм биюләр  белән үрелеп барды. Килгән кунаклар мәктәп белән, коллективның эш нәтиҗәләре белән таныштылар.

     Бүгенге чара шуның белән үзенчәлекле булды: бөек шагыйребез  иҗатын  укучылар татар телендә генә түгел, рус һәм инглиз телләрендә дә яңгыраттылар. Бәйрәм килгән кунаклар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International