Татарстан турында 100 тарихи истәлек

2018 елның 4 мае, җомга

Татарстан турында 100 тарихи истәлек

ТАССР тарихы – меңләгән татарстанлының тормышы.

Һәрбер гаилә язмышы – республика тарихының бер өлеше. Татарстан тарихын узган вакыйгаларга гына бәйләп түгел, кешеләрнең истәлекләре аша да өйрәнергә мөмкин. Чөнки һәр кеше шушы тарихны барлыкка китерүче. Сез дә, хөрмәтле райондашлар, шәхси истәлекләрегез белән уртаклашыгыз, иң мөһимнәрен киң җәмәгатьчелеккә дә сөйләгез.

Бөек тарих, мозаика сыман, кеше язмышыннан җыела: гаилә тарихы төбәк тарихына кушыла һәм аның бер өлешенә әверелә. Ә буыннар бәйләнеше — безне саклап, туплап тотучы нигез. Күләмле тарих төрле кешеләрнең кечкенә тарихларыннан барлыкка килә. Әлбәттә, һәрберебез үз чорындагы тарихи вакыйгаларның шаһиты булгандыр. Ул ничек узган? Нинди гамәлләр башкарылган? Үз чорындагы яшәешне, үзгәрешләрне ничек бәяләгән? Балаларын ничек тәрбияләгән? Оныкларына нинди мирас калдырган? Оныкчыклары аның турында ниләр хәтерли?

Республикабыз барлыкка килгәннән башлап шанлы 100 ел турында сөйләүче https://100юtatarstan.ru/ (0+) сайты барлык татарстанлыларны үзләренең тормышыннан алынган кадерле истәлекләр белән тулыландырырга чакыра. Без сезнең, әти-әниләрегезнең, әби һәм бабайларыгызның, гаиләләрегездә сакланучы истәлекләрне, фотосурәт, гаилә легендаларын көтеп калабыз.

Гаилә тарихларын “ТАССРга 100 ел” (“100 лет ТАССР”) тамгасы белән aisumu@mail.ru адресына җибәрегез һәм алар 100 иң яхшы тарих https://100.tatarstan.ru/ сайтында урын алачак. Сезнең гаиләгез, гаиләгезнең республикабыз тарихына керткән өлеше турында бөтен дөнья беләчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International