Язгы чакыру башланды

2018 елның 4 мае, җомга

Язгы чакыру башланды

Яз соңга калса да, армия сафларына чакырылу үз юлыннан тайпылмый. Әле генә көз иде, хәрби комиссариат яны гармун тавышларыннан тынып тормады. Шул арада яз тәрәзә какты. Көзен киткәннәр кайту көннәрен саный башлаган вакытларда, тагын егетләребезне армиягә озату сезоны җитте. Узган ел май урталарында беренче төркем алынса, быел хәрбиләр дә иртәләде, 24 апрельдә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариаттан 2018 елның язгы чакырылышында дүрт егетебез армия сафларына хезмәт итәргә китте.

– Бу егетләр Казанда хезмәт итәргә 5561 хәрби частька алына. Футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда үткән матчлары вакытында сакта торырга әзерләячәкләр аларны. Шуңа иртәрәк китәләр дә, – дип аңлатты Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Ә быел яз барлыгы 69 егет ил сагына китәчәк.

Акрынлап кереп барган матур традициядән читкә тайпылмыйча быел да армия сафларына китүчеләр көнен Иске Кишеттә Гани Сафиуллинның музей–утарында билгеләп үттеләр.

– Гани Сафиуллин шушы нигездә туган. 15 яшендә әти–әнисез калган. 21нче ачлык елны абыйсы Вәли белән Казахстан якларына эш эзләп киткән. Бер байга сарык көтәргә ялланган. Ачлыкка түзә алмыйча, базарда ипи урлаганда аларны тоталар. Шунда ике бертуганның юллары аерыла. Кабат Гани Сафиуллин абыйсын исән килеш күрә алмый.

Музей җитәкчесе Гөлфия Габитова сөйләгәндә егетләр тын да алмый тыңладылар. Бу хакта ишетеп белсәләр дә, хезмәт итәргә китәргә әзерләнүче солдатлар буларак башкачарак кабул иттеләр, күрәсең.

– Сугыш вакытында немецлар Гани Сафиуллинны усал азиат, дип йөрткәннәр. Өч тапкыр Гитлерга аны юкка чыгардык дип хәбәр иткәннәр. Аның гаскәрләре төнлә һөҗүм итеп, фашистларның иң кирәкле, мөһим объектларын юкка чыгаруы белән танылган, – дип сөйләде Гөлфия Габитова.

– Туган илебезне сак- лаганда менә шундый батыр, танылган якташыбыздан үрнәк

алсыннар, дип армиягә озату чарасын музей–утардан башлыйбыз да инде, – диде хәрби комиссар. – Моңа кадәр егетләребез туган яклары, әти–әниләре исеменә кызыллык китермәде. Моннан соң да алар турында мактау сүзләре генә ишетербез дип уйлыйм.

Бу көнне Бурятиядә хезмәт итүче Раилнең әтисе дә очрашуга килгән иде. Аңа улы Раилнең хезмәт иткән урыныннан, командирыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.

– Мин үзем дә 1992–1993 елларда Казанда хезмәт иттем, – диде Өчиледән Равил Минһаҗев. – Раил белән шимбә–якшәмбе көннәрендә телефоннан сөйләшеп торабыз. Көзгә үзен дә көтәбез.

Арчадан Әдһәм Зәйнуллин да Амур өлкәсендә хезмәт итүче улы Рәдиснең командирларыннан шундый ук Рәхмәт хаты алды.

Әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Арча районының башлангыч хәрби ветераннар советы рәисе Юрий Козлов егетләргә исән–имин хезмәт итеп кайтуларын теләделәр, киңәшләрен җиткерделәр. Раил хәзрәт Гыйлаҗев уңышлы сәфәр теләп дога кылды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International