Онытмыйк Җиңү батырларын

2018 елның 4 мае, җомга

Онытмыйк Җиңү батырларын

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә” дип аталган район үзешчән сәнгать фестиваль–бәйгесе оештырылды. Ул зоналарга бүленеп үткәрелде.

Номинацияләре – җыр, бию, нәфис сүз, театральләштерелгән күренеш. Чыгыш ясаучылар яше чикләнмәгән. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән алып өлкән яшьтәге апалар һәм абыйларга кадәр үз осталыкларын күрсәтә алды.

Минем үземә Яңа Кырлай мәдәният йортында үткән фестиваль–бәйгедә катнашырга туры килде. Анда шушы зонага кергән авыллардан килгән (Өчиле, Чиканас, Яңа Кырлай, Кышкар, Яңа Кишет, Югары Бирәзә, Иске Йорт һәм башкалар) үзешчәннәр катнашты.

Аерым номерларга тукталганчы, беренче тәэсирләремне әйтеп үтим әле. Гафу итегез, чыгышлар да, әзерлек тә миндә канәгатьләнү хисе уятмады, киресенчә, бик күбесен йөрәгем авыртып, сугышта башларын салганнар өчен оялып карап утырдым. Беренчедән, мондый әзерлек белән фестивальгә килмиләр, урамнан гына алып кергәннәр дә, сүз әйтергә кушканнар кебек кенә, икенчедән, чыгыш ясаучыларда яу кырында батырларча көрәшкән, аяусыз сугышларда геройларча ятып калган якыннарыбыз белән (кайгылы хәбәр килмәгән бер генә йорт булды микән ул вакытта) бернинди горурлану хисе юк. Сугышка озату, сугыштан каршы алу, тылдагы авыр тормыш, якыннарын югалту – һәр күренеш тетрәндерергә тиеш иде дә... Тик... онытмыйк Җиңү батырларын, онытмыйк, дип кычкырасы килде.

Аерым номерларга тукталып үтик. Яңа кишетләрнең “Печән өсте күренеше”. Тынычлап кына дөнья хәлләрен сөйләшә–сөйләшә печән җыйганда сугыш башлануы турында хәбәр алалар. Идеяләре матур, киемнәре ятышлы. Матур гына әйбер чыгар кебек иде... Өчилеләрнең хатын–кызларның вокзалда поезд каршы алып, сугыштан кайтучы якыннарын көтү күренеше дә кызыклы уйланылган, тик эшләнеп бетмәгән.

Ә менә Чиканас балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чын күңелдән биеде, Вагыйз Әһлиуллин белән Ранил Җамалиев дуэты да матур чыкты.

– Кайбер башка зоналарда да әзерлекне бик яхшы дип бәяли алмадык. Күбрәк балалар бакчалары, мәктәпләр коллективларына аударып калдырганнар, – диде жюри рәисе, Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова. – Утар Аты зонасында чыгыш ясаган Түбән Аты үзешчәннәренең музыкаль композицияләре ошады. Шура мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Чордашлар” халык фольклор коллективы да “Сугышка озату күренеше”н күрсәтергә тырышкан иде.

Нинди генә чыгышлар булмасын, җиңүчеләрне сайлап алырга кирәк. Аларга 9 май көнне район үзәгендә узачак чараларда катнашырга, күпләгән тамашачы алдында осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Әлбәттә инде, бүләкләр дә шунда тапшырыла.

Киләчәккә шуны әйтәсе килә, онытмыйк Җиңү алып килгән батырларны, онытмыйк. Без дә онытсак, бездән соң киләчәк буыннарга алар хакында кем җиткерер? Балаларда горурлану хисе уятыйк. Мондый чараларга бармак аша карау гадәтен дә ташларга күптән вакыт.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International