Агач утырту саваплы гамәл

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Агач утырту саваплы гамәл

5 майда Татарстанда инде традициягә әйләнгән “Урман утырту көне” акциясе узды. Арча районындагы оешма–учреждениеләр ел саен акциядә катнашып, районыбызның табигатен саклауга үз өлешләрен кертә.

5 майда иртүк район өмәгә чыгучылар, агач утыртучылар белән гөр килә иде: урамнар буйлап юл читендәге чүпләрне җыючылар күренде. Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре Зур урамда үзләренә бүленгән территориядәге агачларны барлый, корыганнары урынына икенчене утырта, үсеп киткәннәренең төпләрен йомшартып су сибәләр. Агачлар ел саен утыртылса да, һәммәсе дә яшьнәп үсеп китми. Шунлыктан, ел да аларны барлап, үсеп китә алмаганнары урынына яшьләрен утыр- тырга туры килә.

Арча стадионына агач утыртучылар сигезенче яртыда ук җыелышкан иде. Биредә район администрациясе, башкарма комитеты, шәһәр Советы, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре өмә ясады. Агач утыртып кына калмады алар, көздән калган корыган үләннәрне тырмалады, себереп, стадион территориясен ялт иттерде. Берәр елдан, стадионга төшүче баскыч тирәләрен шушы көнне утыртылган чыршылар бизәр. Яшьнәп кенә китә күрсеннәр.

Биредә агач утыртуда район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. Ул районның кайбер җитәкчеләре белән бергәләп, тау битендәге үсеп килүче агачларны яңартты.

Халык өчен агач утыр-ту көне рәсми рәвештә игълан ителсә дә, Арча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре әлеге хезмәтне яз җитеп, басу-кырларда йөреп була башлагач ук башкара. Алар өчен мондый көннәр атналарга сузыла. Быел агач утыртырга апрельнең 25ләрендә чыкканнар. Урманчылар көздән Казанка елгасы читләренә берникадәр агач утыртып калдырган иде, язга чыккач бу эшне тагын дәвам иттерәләр.

Быелгы язгы агач утыр-ту планы алар өчен 200 гектардан артык. Моның эченә урман, Казанка яры буйлары, коры елга яр буйлары керә. Казанка буе инде бетү алдында. Гомумән, шул планның яртысыннан артыгы үтәлеп беткән. Бу турыда урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Раушан Гайфетдинов белән сөйләшкәндә белдек. Яз җитеп, җирдәге корыган үләннәр кипшерә башлау белән, урманчылар өчен тынгысыз көннәр башлана. Урманнарны саклау аларның изге бурычы.

Бүгенге көндә урманчылар трактор белән урман кырыйларын сукалый һәм участокларны саклап, карап йөри. Бу янгынга каршы күрелә торган чара кыштан кала һәр ел фасылы өчен кирәкле. Чөнки апрельдән октябрьгә кадәр урманнарда янгынга каршы режим игълан ителә. Быел 30 апрельдән аеруча куркыныч режимы игълан ителде. “Аның кайчанга кадәр дәвам итәчәген ТР Министрлар Кабинетында чыккан карар буенча гына беләбез. Янгынга каршы режимга килгәндә, урманнарны гына түгел, басу-кырларны, җир өстен спутниктан махсус җайланма күзәтә. Кайдадыр учак ягылган булса, шундук безгә, урманчыларга яки гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренә хәбәр җибәрелә һәм без шул урынга, ул термонокта дип атала, барып җитәбез. Аеруча куркыныч режим чорында тиешсез урында (урамда, басу янында, урманда, ишег- алдында һ.б.) учак яккан өчен физик затларга 4000 сум күләмендә, янгынга каршы режим вакытында яккан өчен 1500 сум штраф салына”, – ди Раушан Әнәс улы.

Табигать урман эчен язгы сулардан киптереп бетергәч урманчылар урманга агач кисәргә керә.

Киселгән агач урынына яңаны утыртырга кирәклеген хәзер балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр. Өстәвенә, агач утырту ислам дине буенча да саваплы гамәл. Изге эштән читтә калмыйча, аны тиеш булган өчен генә түгел, яшәгән тирәлегебезнең матурлыгы, чисталыгы өчен дип яз-көз айларында даими башкарып яшәргә язсын, хөрмәтле райондашлар.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International