Ләйләнең уңышы

2018 елның 11 мае, җомга

Ләйләнең уңышы

Казанда узган Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара һөнәри осталык конкурсында студентлар милли ризыкларны әзерләү осталыгы белән уртаклашты. Конкурста Арча агросәнәгать көллиятендә белем алучы Күпербаш кызы Ләйлә Шакирова да катнашты. Төрле төбәкләрдән, хәтта Казахстаннан килгән студентлар, ресторан-ашханәләрдә эшләүчеләр катнашындагы 28 кеше арасында 3 нче урын алуы Ләйлә өчен көтелмәгән уңыш булган.

Кечкенәдән токмачлар, аеруча салма кисәргә ярата Ләйлә. Конкурс барышында токмачны өч төрле итеп кисүдә, кош теле, гөлбәнәк, урама, роза чәчәге пешерүдә күрсәткән осталыгы белән ул үзенең уңган татар кызы икәнлеген раслаган. Ә бәйгегә укытучылары, бергә укыган төркемдәшләре белән өй эшен эшләп алып барган: ярма, специйларны тезеп, 2018 елда узачак футбол чемпионатына багышланган “ризык кыры” ясаганнар. Уңышка таба ясалган адымга шул “кыр” да ярдәм иткән.

Быел 4 курсны тәмамлаучы кызның мондый зур конкурста тәүге катнашуы. Җиңү яулар өчен бәлки аңа бу уку елы башында Кырымда студентлар отрядында эшләп тәҗрибә туплау, кыюланып кайту да ярдәм иткәндер. Бу җиңүе киләчәктә эшле булуга да булышмый калмас. Чөнки жюри составындагы ресторан, ашханә, туклану оешмалары җитәкче-пешекчеләре тырыш яшьләрне күреп, үзләренә эшкә чакыра, конкурска кадр сайлау өчен махсус килүче пешекчеләр дә була икән. Ләйләгә дә андый тәкъдим булган.

Өйрәтүче остаз-укытучыларына рәхмәтле кыз. Яулаган уңышы белән ул яшьләргә дә үрнәк күрсәтте — тормышта максатың булса, иренмәсәң, белемле, һөнәрле булырга теләп укырга омтылсаң, уңышның сине үзе эзләп табачагын раслады.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International