Чернобыльчеләр һәйкәл сорый

2018 елның 11 мае, җомга

Чернобыльчеләр һәйкәл сорый

Район социаль яклау бүлеге Чернобыль һәлакәте (1986 ел, апрель) калдыкларын җыештыруда катнашкан ир-атларны җыйды. Исән-саулар үзләре килсә, мәрхүмнәрнең әниләре, хатыннары, якын туганнары да килгән иде. Очрашуда район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов катнашты.

– Безне армиядә хезмәт иткән вакытта Чернобыльгә 1986 елның 15 маенда алып киттеләр, – дип сөйли Арчада яшәүче Фоат Шәмсиев. – Һәлакәтнең үзәге 4нче энергоблок янында эшләдек. Хәзер 52 яшьтә. Сәламәтлегем буенча беркайда да эшләмим.

– Группадамы? – дип сорыйм.

– Юк... Бер теләгем бар: чернобыльчеләр өчен районда һәйкәл эшләргә кирәк. Без моңа лаек. Күпме кеше шушы һәлакәттә сәламәтлеген, үзен корбан итте.

Арчада яшәүче 67 яшьлек Фәрит Абдрахманов:

– Мине ветеринария институтын тәмамлагач, Чернобыль янына эшкә җибәрделәр, – дип сөйләде. – Һәлакәт булган урыннан 200 километр ераклыкта эшләдем. Ярты авыл китеп бетте. Әмма паника булмады. Без эшләдек. Чәчтек, урдык, терлекләр тоттык. Гарип бозаулар туар иде...

– Мин Кече җирдә хезмәт иттем. Бомбаларны сынадык, – дип сөйләде Арчада яшәүче 78 яшьлек Виталий Горшенев. – 3 ел ярым хезмәт иттем. Гомерең булгач, яшисең икән...

Сәрдәбаштан 88 яшьлек ветеран укытучы Әминә Сәмигуллина дулкынланып улы турында сөйләде:

– Мин иптәшем белән 5 малай үстердем. Барысы да армия хезмәте үтте. 1959 елгы улым Таһирны районга чакыртып алдылар да, Чернобыльгә озаттылар. Кайтканда бер дә рәте юк иде. Сизеп торам, сәламәтлеге какшаган. Сиңа улым, группа алырга кирәк, дим. Мин яшь ич әле, әни, ди бу, нишлим мин аның белән, ди. Инвалид- лыкка чыгарга хурлангандыр инде. Тракторда эшләде. 1нче булып эшләде. Өйләнмәде дә. Үз хәлен үзе белгәндер. 50гә җиткәч, республиканың клиник хастаханәсенә озаттылар, шуннан үлеп кайтты... 1 майда җирләдек.

...Сугышка тиң Чернобыль. Чернобыльчеләр очрашкан саен һәйкәл темасын күтәреп чыгалар. Әмма әлегә ул сүздә генә кала. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов чернобыльчеләрнең хәлләре белән кызыксынып, исәнлек-саулык, иминлек теләгәннән соң, борчыган мәсьәләләре турында да сорашты. Ул һәйкәл мәсьәләсен игътибарга алырбыз, дип ышандырды.

Иске Кырлайдан Илдар Дәүләтбаевның хәлләрен белешәм:

– Очрашуга килә торган идегез, нишләп килмәдегез?

– Авырдым, килә алмадым шул.

– Син оештырып йөри торган идең...

– Хәзер безнең оешма бетте ич ул...

Һәм Илдар соңгы елларны мәрхүм булган чернобыльчеләрне санап китте:

– Фәнәвил абый Җәләев, Кави Яруллин, Сарай–Чокырчадан 3нче блокның үзендә эшләгән Исхак Исламов... Барысы районнан 44 кеше катнашканбыз. Районнан киткәннәре, кайтканнары белән 16 бугай без хәзер...

 Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International