Алар дошманны җиңгән

2018 елның 11 мае, җомга

Алар дошманны җиңгән

Җиңү бәйрәме алдыннан Арча районы мәктәпләрендә, һөнәри белем бирү уку йортларында Җиңү көненә багышланган митинглар узды.

Шурабашта узган митингка Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырыннан исән-имин кайтып, халкына хезмәт иткән ветераннар Әхмәтвәли Хәкимов һәм Ризван Исмәгыйлев, тыл ветераны Рәйсә Ибәтиева, хезмәт ветераны Федор Антипов килгән иде.

Сугыш башланганда Ризван абыйның бригадир булып эшләгән чагы була. “Авылда печән өсте иде. Көн саен ирләрне фронтка ала башладылар, – дип сөйләде ул. – 1942 елның августында миңа да повестка килде”. Курск дугасы сугышларында катнашкан, Калинин фронтында пехота командиры булып көрәшкән, Балтыйк буе сугышларында минометчы булган, Латвия сугышларында катнашып, фронтта 4 тапкыр каты яраланган Ризван Исмәгыйлевка бүгенге көндә 94 яшь. “Монда әле дә кыйпылчык йөри”, — дип кулбашын күрсәтә. Кызы, килене, оныгы тәрбиясендә гомер кичерә ул.

Туган авылына 1945 елның ноябрендә кайта Ризван абый. Кайтуга, тәҗрибәсе бар дип, бригадир итеп куялар үзен. Аннары агротехник, хисапчы, урман технигы, озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыга. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, 2нче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Янындагы ике ир бала оныгына үзе күргәннәрне бәян итеп үстерә бабай. “Балаларны хатирәләре белән йоклатып җибәрә иде. Олы улымның хәрби һөнәрен сайлавында бабайсының да йогынтысы бар”, – ди килене Рания ханым.

Ризван абый да, Әхмәтвәли абый да Шура егетләре. Икесе дә сугыштан исән-сау кайтып, туган авылына хезмәт итә. Аллаһы Тәгалә гомер биргәч, алар бүген дә үз аякларында йөри, күзләре дөнья яктылыгын күрә. Иң куанычлысы – янәшәләрендә якыннары, балалары тәрбиясен күреп яшиләр. Әхмәтвәли абыйның пар канаты бар, шөкер. Алар икесе генә гомер итсәләр дә, Яңа Кенәрдә яшәүче кызы белән кияве гел яннарында, терәкләре дә, ярдәмчеләре дә.

Әхмәтвәли Хәкимов та сугышка 1942 елда алына. Погорелье-городище һәм Ельня шәһәрләрен алуда катнаша ул. Каты яралана. Озак кына дәваланганнан соң тагын фронтка керә. Бәрелеш вакытында янә бәла сагалап торган икән: башына пуля тиеп тагын яралана. “1944 елга кадәр күзем күрмәде. Мәскәүгә кайтартып дәваладылар. 1944 елның мартында “сугышка яраксыз” дип өйгә озаттылар”, – дип сөйли ул.

Тәкъдиренә язылган булгач, Әхмәтвәли абый озын гомер кичереп, 95 яшен дә артта калдырган инде. Сугыштан соң шактый еллар тракторда эшли ул. Аннары, авылдашларына гына түгел, күрше-тирә авылларга да шатлык алып килүче булып 20 ел хезмәт итә: кино куючы Вәли абый эшләгән елларны авыл халкы бүген дә сагынып искә ала. Фидакарь хезмәте өчен “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек була.

Сугышта үлем белән күзгә-күз очрашкан Вәли абый тормышында зур сынаулар кичерә – ике хатынын җирли ул. Ләкин үлем күргән йөрәк кайгыларны сабыр итеп күтәрә белә, балаларын аякка бастырырга көч бирә.

Митингка җыелган балалар мәктәптән клуб янындагы обелискка кадәр веноклар тотып, “Үлемсез полк” акциясендә бабайларының фотосурәтләрен күтәреп авыл урамнары буйлап атлады. Яу кырында башын салган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венокны сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары куйды. Сугышта һәлак булганнарны митингта катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннан ветераннарга мәктәп укучылары концерт бүләк итте. Концерт номерлары арасында бабайларның чордашы – үзе теләп фронтка киткән һәм яу кырында башын салган Шурабаш кызы Гөлсем Тимершинаның язмышын сурәтләгән сәхнә әсәре дә күрсәтелде.

Ветераннар бүгенге тормышларына шөкер итеп яши. Күңелләрендә бер теләк: “Бу балалар без күргәнне күрмәсен, сугышлардан үзең сакла, Раббым!”

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International