Сез безгә кирәк, сез безгә үрнәк

2018 елның 11 мае, җомга

Сез безгә кирәк, сез безгә үрнәк

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Яңа Кенәрдә тантаналы митинг үткәрелде. Быел ул 9 майның күркәм традицияләренең берсе булган “Үлемсез полк” акциясе белән башланып китте. Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Яңа Кенәр интернат мәктәбе укытучылары сугышта һәлак булган якыннары фотосурәтләре төшерелгән транспарантлар күтәреп урам буйлап атлады.

– Элек тә бездә мондый чара булды. Татарстан, Ленин урамнары аша үтә идек. Тал агачын суга утыртып, яфрак ярдырабыз да, шуңа кәгазьдән ясаган чәчәкләр бәйлибез. Шарлар дефицит. Аларны алу өчен сөяк, кәгазь яки көл җыеп тапшырырга кирәк иде, – дип искә алды соңыннан тантанага кайткан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин.

– Шуны искә төшердек тә, “Үлемсез полк” акциясе үткәрергә булдык. Бу балаларга гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итә, – диде Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгъзам Гайфуллин.

Икешәр портрет күтәреп чыкканнары бар. “Бу портретларда дәү әти һәм дәү әнинең әти–әниләре. Өч бабам һәм бер әбием. Алар бар да безнең тыныч яшәвебез өчен сугышкан”, – диде Данияр Нигамәтҗанов. Арчаның бишенче гимназиясендә укучы икенче сыйныф укучылары Адилә һәм Алинә Тәбрисовалар бабалары Әдһәмне искә алу өчен авылга кайтканнар. “Ул 1943 елда фронтка киткән һәм Җиңү көнен Прагада каршы алган. Беренче, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән, – диде Әдһәм абыйның килене Зөлфия. – Кызганыч, вафат инде. Бу балаларны күрә алмады”.

Яңа Кенәр интернат мәктәбе балалар күрсеннәр, горурлансыннар, үрнәк алсыннар, якыннарының, якташларының батырлыкларын онытмасыннар өчен портретлардан стенд төзеп куйганнар, “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен аларны махсус ясатканнар.

– Бу портретларда иремнең бабасы Тәлгать Фәйзуллин һәм үз бабам Ризатдин Садретдинов. Икесе дә исән-сау кайтканнар, әмма күптәннән вафатлар. Иремнең бабасы Сталинград сугышында булган, әсирлеккә төшкән, Муса Җәлил белән бер концлагерьга эләккән. Үз бабам Кара Диңгез флотында сугышкан, – диде тәрбияче Наилә Галиуллина.

– Сәлмән Фазылҗанов – Кызылъярдан. Яңа Кенәрдә яшәде. Әтинең әтисе. Ленинград өчен барган сугышларда катнашкан. Әсирлеккә эләккән. Ике тапкыр качкан. Беренчесендә немецлар тотканнар, бик каты кыйнаганнар, икенчесендә тота алмаганнар, – диде шулай ук тәрбияче Гөлнур Ибраһимова.

Интернат-мәктәп директоры урынбасары Илсөя Мөхәммәдиеваның бабасы Айваннан, Сталинград сугышында катнашкан, 1943 елда бик каты яраланып кайткан һәм озак та тормаган, алган яралардан вафат булган. “Минем әтинең дә, әнинең дә әтиләре икесе дә бергә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Аларның берсе Кече Әтнә, икенчесе Иске Кенәрдән, – диде тәрбияче Гөлгенә Григорьева. – Әтинең әтисе Газизҗан Нигъмәтҗанов Германиядә лагерьда да булган”.

Ә менә Вәли Акбитовның язмышы тагын да аянычрак. “Смоленск өлкәсендә һәлак була ул. 1941 елда. Бу хакта 2006 елда эзтабарлар төркеме тапкан мәгълүматлар буенча белдек. Кесәсендәге капсулада табылган кәгазьдәге хәрефләрдән чыгып алар бу сугышчының Вәли Акбитов булуын ачыклаганнар. Гаилә белән барып, сөякләрен алып кайтып, хатыны янына күмдек. Минем бабамның әтисе ул, – диде Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Алсу Сәмигуллина.

Тантаналы митинг әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Чыгарылыш кичәсе, саубуллашу вальсы, шатлыклы авазларның шомлы хәбәр, сугышка озату, хат алышу, кара мөһерле өчпочмаклы хат белән юкка чыгуы йөрәкләрне тетрәндерде. Яңа Кенәрдән генә 323 кешенең 161е кире әйләнеп кайтмаган. Хәзер кайтканнарының да алтысы гына исән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов, әфганчы Рашат Сәлихҗанов, ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров митингка килгән шушы сугыш ветераннарына мөрәҗәгать итеп: “Яшәгез әле, сез безгә үрнәк, сез безгә кирәк”, – диделәр.

Киләчәк буын – быел беренче сыйныфка баручы Ризат Йосыпов һәм Ралинә Шакирова бу фикерне аларга җырлары аша җиткерде. Митингтагылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, авылдагы барлык оешмалар обелискка чәчәкләр салдылар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International