Беренчесе – арчада

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Беренчесе – арчада

Арча сәхнәсе физик мөмкинлеге чикләнгәннәрнең иҗатына багышланган “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!” фестивале лауреатларын кабул итте. Октябрь аенда сайлап алу турлары белән башланып киткән фестивальнең гала концерты 2017 елның декабрендә Казанда узган. Анда 200дән артык катнашучы чыгыш ясаган.

Фестивальнең башлангыч елларына күз салсак, ул 2008 елда Казанның Совет районында оеша. Шул чакта ук “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!” дип атала башлый, беренче елында ук үз катнашучыларын һәм тамашачыларын табып, югары бәяләнә. Ел саен сайлап алу турларында 600дән артык катнашучысы бар аның хәзер.

Унынчы тапкыр уздырылучы фестиваль быел беренче тапкыр “сәяхәткә” чыккан һәм аны иң беренчеләрдән булып безнең район кабул итте. Киләчәктә фес- тиваль лауреатлары республиканың башка район сәхнәләрендә дә чыгыш ясарлар. Ә бу юлы эстафетаны Лаеш районы кабул итеп алды. Фестиваль символын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие” иҗтимагый берләшмәсе җитәчесе Татьяна Ларионова шушы районга тап- шырды.

Фестивальгә иганәчелек ярдәмен өч ел инде “Таттелеком” җәмгыяте күрсәтә. Якташыбыз Лотфулла Шәфигуллинның тагын бер изге эше бу. Ә нәтиҗәләре ел да куанырлык. Мәсәлән, Казанның 4нче интернатыннан кул бармакларыннан мәхрүм 16 яшьлек Алексей фортепиано уйнарга өйрәнгән. Хәзер ул республиканың “La Primavera” оркестрында уйный, чыгышлары хәтта Финляндиягә кадәр барган. Тагын бер якташыбызның изге эше шушы фестиваль белән бәйле. Гариф Ахуновның кызы Найлә Ахунова ире язучы Борис Вайнер белән коррекция мәктәпләрендә һәм балалар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләрнең шигырьләр җыентыгын чыгарган.

“Шушы фестиваль ярдәмендә балаларның кызыксынулары арта, сәләтләрен күрсәтергә тырышалар. Монда катнашу аларга рухи көч бирә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә”, – ди оештыручылар.

Арча сәхнәсендә Яңа Кенәр коррекция мәктәбеннән “Балачак” бию коллективы чыгыш ясады. Гади авыл мәктәпләрендәге балаларның гала-концертта Казан сәхнәсендә чыгыш ясавы үзе бер чыныгу алу инде ул. Фестивальнең үсешенә өлеш керткән өчен Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм Яңа Кенәр коррекция мәктәбе директоры Ленар Вәлиев “Мәрхәмәт–Милосердие” берләшмәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Арча районыннан башланган старт уңышлы булсын.

Розалия САФИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International