Йогышлы чирләрдән саклану чарасы

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Йогышлы чирләрдән саклану чарасы

Әңгәмәдәш – район балалар табибы Алсу Кузнецова.

– БМО тарафыннан 2006 елдан башлап апрельнең соңгы атнасы – иммунлаштыру атнасы итеп билгеләп үтелә, – дип сөйләде Алсу Альбертовна. – Атналыкның төп максаты – вакциналарның күп йогышлы чирләрдән бердәнбер саклану чарасы икәнлеген халыкка төшендерү.

– Куркыныч йогышлы чирләрдән чәчәк (оспа), чума авыруларыннан халыкның күпләп кырылганын тарих онытмый.

– Россиядә патшабикә Екатерина II беренчеләрдән булып чәчәктән прививканы үзе ясата, аннан халыкка чәчәктән прививка ясату турында фәрман чыгара. Урта гасырларда дөньяда чума чиреннән шәһәрләр белән кырылганнар. Прививка коткарып калган. Бәхеткә, бүгенге буын куркыныч йогышлы чирләрне белми. Бәлки, шуңадыр да кайберәүләр прививка ясатудан баш тарта. Әмма куркыныч янәшәдә генә. Соңгы вакытта Таҗикстанда полиомиелит баш калкытты. Ә ул параличка, буыннар чиренә, хәрәкәтсезлеккә китерергә мөмкин.

– Прививкадан ничек иммунитет ныгый?

– Прививка ул – организмга теге яки бу йогышлы чиргә каршы иммунитет барлыкка китерүче препарат кертү. Чирне кузгатучы препарат бик аз күләмдә кертелә. Организм көрәшә башлый һәм нәтиҗәдә шул чиргә каршы иммунитет барлыкка килә. Йогышлы чир баш калкыткан очракта прививка ясаткан кешедә бу таныш чиргә каршы көрәшү иммунитеты була.

–Безнең районда йогышлы чирләргә каршы прививка ясату мәсьәләсе ничек тора?

– Районда без балаларга планлы рәвештә тиешле прививкаларны үткәреп барабыз. Шунысы борчый: бөтен төр йогышлы чирләрдән баш тартучылар, туберкулезны ачыклаучы манту ясатмаучылар да бар. Кызылча чирен генә алыйк. Бу йогышлы чир авырлы хатында ачыкланса, кичекмәстән йөклелекне өзәргә кирәк булачак. Үпкә ялкынсынуыннан прививка хәзер яңа туган балаларга ясала. Котыру чиреннән, столбняктан дәва юк, котылу чарасы бары тик прививкада гына. Бу исемлекне тагы да дәвам итәргә була.

– Хәзер халык чит илләргә күп йөри. Россиягә күчеп кайтучылар да бар.

– Ел әйләнәсе чит илләргә йөрүләрдән инфекция ияреп кайтмас дип әйтеп булмый. Сүземне йомгак-лап шуны әйтәсе килә: вакцина күп йогышлы чирләрдән бердәнбер саклану чарасы. Интернет аша вакцинага каршы язылган язмаларны укып мавыкмаска киңәш итәр идем. Без, табиблар, кеше тормышы өчен җавап бирәбез.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

 Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International