Һәр хуҗалыкның үз алдынгысы

16 май 2018 ел., чәршәмбе

Һәр хуҗалыкның үз алдынгысы

Арыш чәчсәң көлгә чәч, сабан чәчсәң суга чәч, дип әйтеп калдырган безнең ата–бабаларыбыз. Язгы дым көнләп түгел, сәгатьләп оча. Соңгы көннәрдәге эссе һава, җил басуларны тиз өлгертте, дым барында орлыкларны җир куенына салып калырга кирәк.

15 майга район хуҗалыкларында 18492 гектарда 29 процент сабан культуралары чәчелде. “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Казанка” ширкәтләрендә планлаштырылган мәйданнарның яртысыннан артыгы чәчелде инде.

– Баштарак бераз тоткарлыклар булса да, соңгы көннәрдә хуҗалыклар тулы көчкә эшли башладылар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Механизаторларның күңелләре күтәренке, эшлим, дип торалар. Һәр хуҗалыкта ашату оештырылган, зарланучы юк.

Узган якшәмбедә район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрендә әйбәт күрсәткечләргә ирешеп эшләүче “Яңарыш” ширкәте тракторчысы Рәис Солтановка, “Курса МТСы” ширкәте тракторчысы Ленар Сафинга, “Игенче” ширкәте тракторчысы Марат Абдуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Район башлыгы механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләште, хәл–әхвәлләрен сорашты, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

“Яңарыш” ширкәтендә басуларда утыздан артык агрегат эшли. Быел алар сафына яңа кайткан чәчү комплексы өстәлде. Яңа инвесторлар килгәч хуҗалык исеменә туры килердәй яңарышлар кичерә.

“Курса МТСы” ширкәтендә эшләр бернинди тоткарлыксыз бара. “Агрегатның берәр җире ватыла калса, тракторчылар аны төнлә булса да рәтләп чыга”, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов.

Иң күп җирләр “Игенче” ширкәтендә. Шуңа тәүлек буе чәчәләр. Моның өчен, билгеле, яхшы техника, әзерлекле механизаторлар кирәк. Болар бар да бар. Хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдинов, баш агроном Марат Вахитов үзләре дә басудан кайтып кермиләр диярлек.

– Һәр хуҗалыкның үз алдынгылары бар, без аларга да бүләк тапшырачакбыз, – диде район башлыгы.

Кайту юлында “Казанка” хуҗалыгы басуларыннан уздык. Бик оешкан төстә эшлиләр, чәчүчеләрнең матур итеп ашап утырган вакытларына туры килдек.

Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров та шунда. Оештыра, кешеләрне туплый белә торган җитәкче. Алар чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләргә җыена.

“Кызыл Яр”, “Игенче”, “Кырлай”, “Северный”, “Яңарыш” ширкәтләре тәүлек буе эшли. “Курса МТСы”, “Тукай” ширкәтләрендә озынайтылган сменада эшләү җитә, дип саныйлар. Иң мөһиме – сыйфатка зыян килмәсен.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика