Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабының абсолют җинүчеләрен бүләкләделәр

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

16  нчы май көнне  Казанда укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабының абсолют җинүчеләрен бүләкләделәр.

16  нчы май көнне  Казанда укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабының абсолют җинүчеләрен бүләкләделәр. Районыбызның 8 укучысы һәм укытучылары әлеге тантанада катнашып дәрәҗәле бүләкләр алып кайтты.Арча шәһәре 5 гимназия укучысы Дәүләтбаев Гамил (кытай теле), Шириева Иллария (татар теле), Арча шәһәре 7 урта мәктәбе укучысы Хаева Альсинә (татар теле), Шушмабаш урта мәктәбе укучысы Вильданов Фазыл (Татарстан тарихы),Иске Чуриле урта мәктәбе укучылары: Әхмәтов Булат (татар теле),Җәләева Динә (татар теле), Гарифуллина Адилә (татар теле), Гибаева Зилә (Татарстан тарихы). Укучыларыбызны,укытучыларыбызны, әти- әниләрен зур уңышлары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International