Әзерлекне тикшерделәр

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Әзерлекне тикшерделәр

Кайберәүләрнең корылык юрауларына җавап итеп шифалы яңгырлар явып үтте. Әле менә бу атна буе яңгыр вәгъдә итәләр. Корылык яман, яңгырның бездә артыгы юк, әле бернәрсә дә югалтылмаган. Шушы яңгырлардан соң үләннәр күзгә күренеп күтәрелеп китте, сабан чәчүлекләре тагын да яшәрде.

1 июньдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары Илнар Габбасов, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашындагы комиссия хуҗалыклардагы терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген кабул итте.

Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, гомумән алганда әзерлек начар түгел. Иң күп баллны “Северный” ширкәте җыйды. Бу хуҗалыкта техникага кадер зур, машина–трактор паркында һәрвакыт тәртип. Азык әзерләүдә эшләячәк комбайннар, ургычлар, җыйгычлар, арбалар, җайланмалар куелган таләпләргә җавап бирә, борылыш утлары да яна, яктырткыч кайтаргычлары да үз урынында. Кыр- да эшләүчеләр өчен ял итү урыннары да билгеләнгән.

Икенче урында – “Казанка” хуҗалыгы. Башкалар уйланып йөргәндә бу хуҗалык үз базасында семинар үткәреп азык әзерләү техникасының әзерлеген күрсәтә алды.

“Яңарыш” ширкәте өченче урынга лаек булды.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Ватан”, “Ашытбаш”, “Аю” ширкәтләренең әзерлеге уңай яктан бәяләнде.

– Калган хуҗалыкларга да тиз арада булган җитешсезлекләрне бетереп, техниканы, барлык җайланмаларны тулы әзерлеккә китерергә кирәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International