Арча муниципаль районы Сабантуе программасы

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Арча муниципаль районы Сабантуе программасы

17 июнь, 2018 ел, Арча шәһәре, стадион

Кунакларны каршы алу.

Милли фольклор йортларны карау.

Пролог “Сабантуйга шаян күзен кыса сөлгеләрнең милли бизәге”.

Тантаналы өлеш.

Бәйрәмне ачу 10.00-11.00)

- Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриевның котлавы.

Сабантуй флагын күтәрү

Кыр батырларын бүләкләү

Бизәлгән җигүле атларны мәйданга кертү.

Бәйрәм концерты (11.00-17.00)

Массакүләм спорт чаралары

 (11.00-17.00)

Баш хөкемдар – Габделгазизов И.Н.

- милли көрәш: балалар (3нче сыйныфта укучыларны кертеп), яшүсмерләр (40 кг га кадәр, 45 кг га кадәр, 50 кг га кадәр, 55 кг га кадәр, 60 кг га кадәр, 65 кг га кадәр, 70 кг га кадәр, 70 кг нан югары), ветераннар, зурлар (65 кг га кадәр, 75 кг га кадәр, 85 кг га кадәр, 95 кг га кадәр, 95 кг нан югары) арасында.

Баш хөкемдар – Алеев Р.З., баш сәркатип – Гәрәев Б.Р.

- кул көрәштерү: ирләр (70 кг га кадәр, 80 кг га кадәр, 80 кг нан югары), хатын-кызлар (60 кг га кадәр, 70 кг га кадәр, 70 кг нан югары).

Хөкемдарлар – Мөхәмәтшин Ф.Ф., Әхмәтҗанова Р.З.

- гер күтәрү (ирләр, хатын-кызлар, яшүсмерләр арасында)

Хөкемдарлар – Мөхәммәдиев М.Ф., Хисмәтова Л.Г.

- ераклыкка сикерү: (ирләр арасында, хатын-кызлар арасында һәм яшүсмерләр арасында)

Хөкемдарлар – Бакиров Б.К., Гыйззәтуллин Б.Н.

- волейбол (ирләр арасында һәм хатын-кызлар арасында)

Хөкемдар – Гарифуллин Г.В.

- пляж волейболы (ирләр,хатын-кызлар)

Хөкемдар: Сафин Р.И.

- мини-футбол (ирләр арасында)

Хөкемдарлар – Насыйбуллин Р.Р., Яхин А.А.

- өстәл теннисы (ирләр арасында һәм хатын-кызлар арасында)

Хөкемдар –Мауллина Г.Р.

- бокс

Хөкемдар –Галиев М.Г.

- петанк

Хөкемдар – Зәйнуллин Х.Х.

- аркан тартышу

Хөкемдарлар – Хәбибуллин И.А., Минһаҗев Г.Ш.

- таяк тартышу

Хөкемдар – Шакиров И.З.

- теннис

Хөкемдар –Гыйззәтуллин Б.Н.

- стритбол

Хөкемдарлар – Хәсәнов Җ.А., Гыймадиев Н.М.

- бочче

Хөкемдар – Минхәеров Ф.Ф.

- шахмат ярышлары (ирләр, хатын-кызлар арасында)

Хөкемдар – Галиуллин С.В.

- туры колгага менү

Хөкемдар – Ильясов З.Ә.

- авыш колгага менү

Хөкемдар – Сәләхов А.А.

- көчлеләр сынашуы (экстрим): авыр таш күтәрү, машина тарту

Хөкемдарлар – Сәгъдиев Т.И., Һидиятуллин Р.Т.

Халык уеннары: (11.00-17.00)

Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алу, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән “сугышу”, күзләрне бәйләп кадак кагу, “торба аша” чыгу, сулы чиләктән алма алу, “чаңгыда йөрү”, озын аякта узышу, ласт киеп йөгерү, коймак ашау, әтәч тоту, күзләрне бәйләп капчык сугышы, катыктан акча эзләү һ.б. уеннар.

Баш хөкемдар – Ибраһимов А.Р.

Ат чабышы: эш атлары, ярымчиста һәм чиста чабыш атлары арасында. (13.00-14.00)

Баш хөкемдар – Фәйзрахманов Р.А.

Бәйрәм бәйгесе: җигүле бизәлгән атлар арасында һәм төрле конкурслар.

Кече сәхнәләрдә (11.00.-17.00)

үзешчәннәр сәнгать осталары чыгышы.

сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы.

вокаль-инструменталь ансамбленең чыгышы.

балалар бакчалары учреждениеләре чыгышы.

Аттракционнар: балалар өчен уен мәйданчыгы, җигүле атларда йөрү, электромобильгә утырып йөрү, батут, тир һ.б.

Төрле сәүдә нокталары, кафе, бәйрәмгә багышланган сувенирлар һәм сәнәгать товарлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International