Шатлыгы да булган, кайгысы да...

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

 

Шатлыгы да булган, кайгысы да...

Шушы көннәрдә Яңа Чүриледә яшәүче Антонина Осипова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Олы юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Юбилярны тәбрикләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәзинә Ризванова һәм Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина да килгән иде.

Антонина Петровна 1928 елда Яңа Чүриледә туа. Кыз башлангыч белем белән генә кала – балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1943 елда, 15 яшендә, ул Яңа Чүриле хастаханәсенә санитар булып урнаша. Аннан Яңа Чүриле район комитетында, финанс бүлегендә эшли, ә лаеклы ялга даруханәдә санитар булып эшләгән вакытында чыга һәм 1993 елга кадәр хезмәтен дәвам итә. “1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Антонина Осипова гомер буе туган җирендә яши. Ире Алексей Осипов та шушы авылдан була. Алар 1954 елда өйләнешәләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр.

2003 ел хезмәт ветеранына зур югалтулар алып килгән. Ире, кызы Татьяна вафат булган. Хәзерге вакытта ул җәен туган нигезендә улы Федор белән яшәсә, кышка Алабугага оныклары янына китә. Ә 90 яшьлек юбилеен Яңа Чүриледә якыннары белән билгеләп үтте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International