Һәр эшнең үз вакыты

2018 елның 10 августы, җомга

Һәр эшнең үз вакыты

Арча сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зариповның һәр килгән саен бер яңалык күрсәтүе турында язган идем инде. Бу юлы да буш калдырмады: “Әйдәгез, тагын бер яңалык күрсәтәм, участокка метеостанция куйдык бит әле”, – ди.

– Әйтәм аны быел Наласа якларында яңгырлар күп ява, шуңа икән, – дим. Ул рәхәтләнеп көлә. Күпме явым–төшем булганлыгын, һава басымын көндәлек белеп торып була.

– Июль аенда 79 мм (норма 65 мм) яңгыр яуды, – ди ул. – Августта да 20 мм явым–төшем бар инде. Бик әйбәт яңгырлар, әле сабан культуралары бөртек тутыра.

Соңгы яңгырларның да иң күбе “Игенче” ширкәтенә туры килә.

Җир эшкәртү, көзге чәчү өчен дә бик кирәк ул яңгырлар. Кукурузның да әле нәкъ үсә торган вакыты.

Эшләрне оештыра белә торган хуҗалыклар игеннәрне урып–җыюда өлгерлек күрсәтә. 9 августка игеннәрнең 19,9 проценты җыйнап алынды. “Казанка” хуҗалыгында ул – 53,7, “Курса МТСы”нда 31,5 процент.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 28,2 центнер. “Курса МТСы”, “Игенче”, “Казанка”, “Кишет”тә 30 центнердан артык.

“Курса МТСы” ширкәте арпа суга башлады, бер гектардан 32 центнердан артык уңыш чыга.

Мөһим эшләр бергә җыелды. 14902 тонна орлык саласы бар. Әлегә 425 тоннасы салынган. 255 тоннасы – “Северный”, 100 тоннасы – “Яңарыш”, 70 тоннасы  “Ватан” ширкәтләрендә.

Көзге чәчү өчен 19053 гектар җир әзерләргә кирәк. Шуның 13016 гектары әзер. Арыш чәчә башлаган хуҗалыклар да бар.

Элеваторга “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте 1 мең тоннадан артык арыш китерде. “Северный”, “Казанка” һ.б. кайбер хуҗалыклар да актив эшли.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International