Бер көндә ике юбилей

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бер көндә ике юбилей

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бер көндә ике өлкән буын вәкиле: Гөлҗиһан Хаҗиева һәм Хәдичә Хәмидуллина белән очрашып, аларның куанычлы — туган көннәренең шатлыклы мизгелләрен уртаклашты, РФ Президентының һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Гөлҗиһан апа моннан 95 ел элек Шушмабашта дөньяга килә. Чордашлары кебек 7 сыйныфны бетергәч (кемнәргәдер анысы да эләкмәгән бит ул елларда) колхозда эшли башлый. 17 яшендә авылларына Таузардан килеп эшләүче Нурмөхәммәт абый белән гаилә корып җибәрәләр. 9 балага гомер бирә Гөлҗиһан апа. Бүгенге көндә 4се исән-сау, шөкер. Ә биш баласын кайсын кечкенә чагында, кайсын өч яшендә, кайсын балигъ булгач югалта. Бер кызы вафат булып 4 баласы ятим калгач, аларны үстереп аякка бастырышуда Гөлҗиһан апа төп терәк була. Бүген әбинең оныклары, оныкчыклары һәммәсе бергә 61гә җыела.

Гөлҗиһан апа 22 ел инде кызы Нурисә һәм кияве Фәрит тәрбиясендә Кәчедә гомер итә. Киявенең кешелекле булуына әби генә түгел, әнисен кадерләп яшәгәнгә Нурисә апа да рәхмәтле. 4 ел элек яңа йорт җиткезеп чыкканнар. Йорттан һич кеше өзелгәне юк. Балаларның, оныкларның әле берсе, әле икенчесе буш вакытлары булуга газиз кешеләре янына ашыга.

Гөлҗиһан апаның нәселе озак яшәүчеләрдән, әти-әнисе озын гомерле булган. Ә үзе озын гомеренең серен, “Күңел тыныч булуда, — ди. — Черек бәрәңге ашаган еллар күп булды. Бүгенге көнем бик рәхәт, балалар хөрмәт итеп тора, рәхмәт үзләренә”.

Яңа Кенәрдә яшәүче Хәдичә апаның исә балалары чутсыз. Үзе гомер биргән 4 баласыннан тыш, авылларында, читтә яшәүче балаларын санап бетерерлек түгел озак еллар Яңа Кенәр яслесендә тәрбияче булып эшләгән апаның. Күпләргә бүген дә әниләредәй якын кеше ул. Яңа Кенәр авыл җирлеге секретаре Илдар Әхмәтҗанов өчен дә. “Хәдичә апа мине 40 көнлек чагымнан үстергән. Ул чакта әниләр өйдә бала карап утыра алмаган, яслегә илткәннәр. “Сине мич башында җылыда үстерделәр”, — дип сөйли иде әни”, — ди Илдар абый.

90 яшен тутырган Хәдичә апа шул елларны авыр булса да, бүген дә сагынып искә төшерә. 10 сыйныфны бетереп, педучилищеда берничә айлык курсларда укыган туташ хезмәт юлын Бәрәскә мәктәбендә башлый. 1953 елдан Кенәрдә. Яшьлеге белән авырлыклар онытылгандыр, күрәсең, аның күңелендә ул елларда әти-әниләрнең үзләренә рәхмәтле булулары, балаларның яратып баккан карашлары гына яши.

Кышларын Арчада, фронтовикның тол хатыны буларак дәүләт программасы буенча алган фатирында яши Хәдичә апа. Авылда яшәүче улы Рәшитнең гаиләсе үзләренә бик чакырса да, әле көчендә булганда үз көнен үзе күрү кулай аңа. Кызы Гөлшат “Ярый әни бар. Иртән торуга иң беренче эш итеп аңа шалтыратам”, — дип сөенә. Җәен әнисе авылда яшәгәндә атна саен ашкынып кайта икән. Рәшит абый да көнгә әллә ничә килеп китә әнисенә. Кызганыч, Хәдичә апаның ике баласы дөньяда юк инде... Язмыш сынауларын сабыр гына күтәреп, булганына шөкер кылып яши ана. 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International