Бигрәк тәмле бәрәңге...

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бигрәк тәмле бәрәңге...

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, дигән борынгылар. Бик зирәк кешеләр булганнар. Әлеге сүзләргә тирән мәгънә салынган. Көзге муллыкны бигрәк тә көтеп алган инде алар. Безнең әти–әниләр өчен базның бәрәңге, печәнлекнең печән белән тулуы иң зур шатлык иде.

Быелгы көз дә нинди муллык алып килде, бар нәрсә дә бар: ул алма уңып карады, үзебез генә түгел, тавыклар да алма ашый. Ял көннәрендә бергә җыелганда табагы белән виноград җыеп алып керәбез. Кыяр, помидорларны әйткән дә юк инде. Иң куанычлысы – иген уңышын начар дип әйтергә тел әйләнми. Гектардан 30 центнерга якын уңыш ничек начар була алсын инде? Мин әле авыл кешеләренең 10 центнер уңыш ала башлагач ничек шатланганнарын яхшы хәтерлим.

Заманында икенче икмәк (кемнәр өчендер ул беренче дә булган) дәрәҗәсендә йөргән бәрәңгегә күбрәк урын бирәсе килә. Табыннарыбыз ничек мул булмасын, аның үз урыны бар. Тик яшьрәк буын аны үстереп мәшәкатьләнми, кибеттән, базардан Мисыр бәрәңгесен сатып ала. Үз бакчаң була торып бәрәңге сатып алуны ничектер күңел кабул итми. Чүбен утау, коңгызлар агулау мәшәкать тудырса (болары да үләрлек хезмәт түгел), елга бер–ике көн бәрәңге казу – үзе бер бәйрәм. Уңышы да әйбәт булса!

Узган ялларда халык бәрәңге алды, туганнар, дуслар, күршеләр белән очрашу өчен бер җай да бит әле бу. Шурабашта, Мөрәледә, Пошалымда, Утар Атыда булганда: “Бәрәңге ничек чыкты?” – дип сорашам. “Әйбәт, шәп, яхшы!” – диләр. Югары Пошалымнан хәбәрчебез Гөлгенә Гыйниятова: “Унике капчык утырткан идек, 120 капчык алдык”, – дип шатлыгын уртаклашты.

Утар Аты авылында яшәүче Наилә Абдуллина районда бәрәңгене иң оста үстерүче. Лаек- лы ялда да җәмгыятькә файда китерүен дәвам итә ул. Бакчага трактор–мазар керттерми, бар да кул көче белән, булышчылары бар, билгеле. Бөтен шартларын китереп эшләгәнгә ел саен уңыш та яхшы. Һәр елны илле капчык тирәсе бәрәңге сата ул. Аларны җентекләп карап, берәмтекләп тутыра. Шуңа алучылар чират тора.

Ашытбашта яшәүче Рәис Шәкүров та бәрәңге игү серләрен яхшы белә: “Бәрәңге утырту өчен өстәмә җир алдык”, – ди.

Районда бәрәңгене иң күп игүче хуҗалык – “Кырлай” ширкәте. 1 мең гектарда сугарып, заманча технология кулланып үстерәләр. Биредә бәрәңгене комбайннар ала.

Өтнә авылы янындагы бәрәңге басуында без килгәндә бер комбайн эшли иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге киңәшчесе Раил Шакирҗанов белән: “Элегрәк елларда бу басуда күпме кеше, күпме техника булыр иде”, – дип сөйләшәбез. Хәзер әнә бәрәңге сабагын да комбайн үзе урып бара. Комбайнчысы – Ришат Нәфыйков. “Сменага 300 тонна чамасы бәрәңге алам”, – ди ул. Аны төнгә Нияз Сибаев алыштыра.

Хуҗалыкның яшелчәчелек буенча агрономы Алмаз Сабиров та килеп туктады.

– Хәзерге вакытта 4 комбайн эшли, – диде ул. – Бөтен шартлар үтәлгәндә аларның тәүлеккә 50 гектарга кадәр алу мөмкинлеге бар.

Гектардан 400 центнер чамасы уңыш чыга.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International