Әйдә барыйк, ярминкәләр карыйк

2018 елның 21 сентябре, җомга

Әйдә барыйк, ярминкәләр карыйк

19 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җир эшкәртүдә әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче “Игенче” һәм “Аю” ширкәтләре механизаторлары Илдус Касыймовка һәм Әхтәм Зариповка район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды.

Соңгы елларда коры килгән җәйләр туфракта дымны мөмкин кадәр күбрәк тупларга кирәклеген искәртеп тора. Шуларның берсе – туфракны туңга сөрү. Элегрәк август–сентябрьдә сөрелгән зәп пар җиренә тиң, дип әйтәләр иде. Хәзер инде 3–4 елга бер тапкыр тирәнәйтеп сөрергә дә киңәш итәләр. Монысы туфрак тыгызланып, өске катламдагы дым аскы катламдагысыннан аерылмасын өчен кулланалар.

– “Аю” ширкәте туфрак эшкәртүне төгәлләде дә инде, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Гомумән бу хуҗалык бернинди проблема тудырмыйча эшли. Урып–җыюда да өлгерлек күрсәттеләр. Бирегә килгән саен нинди дә булса яңалык күрәсең.

Бу юлы да бар иде андый яңалык – төзәтү остаханәсен ныклап төзекләндерүне төгәлләп киләләр. Керү юлына таш түшәгәннәр. Тимерче алачыгына керсәк, тырмаларны төзәтү бара.

Комбайннарны юып, көпчәкләрен төреп сак- лауга куйганнар.

Бүләк алучы Әхтәм Зарипов үзенең күпне күргән “ДТ–75” тракторы янында. “Күнегелгән, ышанычлы техника”, – ди ул. Шуның белән район башлыгы бүләген алырлык итеп эшләгән. Хуҗалыкта андый тракторлар дүртәү. Булганын саклап тоталар, яңаларын да ала баралар, билгеле.

Туфракны төп эшкәртү планы 20 сентябрьгә 75 процентка үтәлгән. “Казанка”да – 98 процент. “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә дә бу мөһим эш төгәлләнүгә бара. Игътибар итик – әлеге хуҗалыклар ел саен әйбәт уңыш ала.

Җирне алдап булмый. Бу юлларны язып утырганда Ашытбаш авылында яшәүче эшмәкәр Рәис Шәкүров белән телефоннан сөйләшеп алдык: “Әле бәрәңге алып ятабыз, – ди. – Ул “Удача” сорты уңып караган! “Луговской” тагын да шәп! Теге төптән ничек чыгар икән дип, кызыга–кызыга алабыз. Үтеп баручылар килеп карыйлар да: “Сезнеке ничек алай үскән?” – дип аптырыйлар. “Кайчан алдыгыз?” – дим. “Август ахырында”, – диләр. “Безнеке 20 көн артык үскән, шуңа әйбәт дим”.

Рәис Шәкүров башка сәбәпләрен дә саный: бәрәңгене алуга бакчадагы чүп–чарны җыеп түгәләр. Тирес таратып ат белән сукалыйлар. “Никадәр иртәрәк сукаласаң, шулай әйбәт, чөнки җылыда тирес чери”. Яз көне “свежий” тирес түгеп, тагын сукалыйлар. Бакчалары алты өлешкә бүленгән, һәр сорт аерым утыртыла. Тишелеп чыккач ат белән тырмалыйлар, өч тапкыр төбен өяләр.

– Трактор белән август ахырында, сентябрь башында алалар да, бәрәңге яраланып бетте, дип зарланалар, – ди эшмәкәр. – Кабыгы юка була бит әле ул вакытта. Без көрәк белән алабыз, казуы үзе күңелле бит, баш кадәрлеләре чыга.

10 сутый җирдән 125 капчык бәрәңге алганнар. Ике төптән бер чиләк чыга, ди!

29 сентябрьдән Арчада көзге ярминкәләр башлана. Кемнең нинди уңыш үстергәнен шунда да күрә алырбыз. Кайбер газета укучыларыбыз: “Урамда сату итүчеләрне куып тараттылар да, хәзер үсентеләр дә сата алмыйбыз”, – дип шалтырата.

– Килүчеләр юк диярлек шул, – ди кооператив җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев. – Мин күрше–тирә районнарга да барып килдем, аларда урын өчен бездәгедән кыйммәтрәк тә алалар әле.

Югыйсә, әлләни үзгәрмәде дә кебек – юлның икенче ягына гына чыгасы. Язын бик матур итеп башлаганнар иде. Килерләр, әле әзерләнәләрдер генә дип юрыйк.

Бу шимбәдә “Ватан”, “Северный” ширкәтләре Казанга ярминкәгә бара. Көзге муллык һәркемгә җитәрлек.

Ильяс

Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International