“Балкыш”тан лауреат булып кайттылар

2018 елның 12 октябре, җомга

“Балкыш”тан лауреат булып кайттылар

Ветераннар арасында үткәрелә торган “Балкыш” республика фестивалендә катнашып, “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле быел өченче тапкыр лауреат дәрәҗәсе белән кайтты. Үзләренә җиңү китергән “Йөрәк яшь” җыры аларның репертуарында иң яраткан җырларының берсе.

Гомумән, алар гел иҗатта. Октябрь башында Яңа Кенәрдәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен концерт куеп кайтканнар. “Үзәктә үзебезне дә якты йөз белән каршы алып, кайнар чәйле табын белән озатып калдылар”, — ди ансамбльнең җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина.

Питомник клубы каршында эшләп килүче ансамбльне Нәсимә ханым Гүзәл Минхәерова белән бергә җитәкли. Райондагы чаралар алар катнашыннан башка узмый диярлек.

Питомник клубы мөдире Нәсимә Гарифуллинаның күңеле, гомумән, идеяләр белән тулы. Аларны тормышка ашырганда баянчы Вилорик Зыятдинов төп ярдәмче. Өлкәннәр көне уңаеннан клубта “Көзге муллык” исеме астында яшелчә күргәзмәсе оештырганнар. Күргәзмәгә өлкәннәр үзләре тәрбияләп бакчаларында үстергән уңышлар арасындагы иң зур дип санаган яшелчә-җиләк-җимешләр алып килгән. “Иң өлкән катнашучы Самат Мамаделеевның бик зур кызыл чөгендере шаккатырса, Божадан Фәния Сабирҗанова яшелчәләрдән үзенчәлекле композиция ясаган, Нәсимә Гарифуллина гадәттән тыш зур булып үскән бәрәңгесе, Зөлфирә Габделбәрова помидоры, Фәридә Әхмәдуллина кишере, Гөлнәзирә Тимершәехова сарымсагы, Лениза Садыйкова ташкабагы белән мактанды, Язилә Баһаветдинова иң күп төрдәге яшелчә үстерүче булып танылды. Күргәзмәгә килүчеләрне “Җидегән чишмә”ләр “Балакайларым” спектакле белән шатландырды”, – ди Нәсимә Гарифуллина һәм әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтен дә җиткерә.

Ансамбль җәйге айларда да иҗатта булды: Пермьнең Барда, Азнакай халкы белән очрашып, аларны дәртле җырлары белән сөендереп, район җирлегендә кунак булган “Ак калфак”чыларга җырларын бүләк иттеләр. “Быелгы яңа мәдәни сезонны җиң сызганып башладык. Райондашларны иҗади уңышлар белән сөендерергә язсын”, — ди Нәсимә ханым.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International