Дөнья яме – сезнең белән

2018 елның 12 октябре, җомга

Дөнья яме – сезнең белән

Өлкәннәр ункөнлеге ахырына да җитте. Ул быел да төрле чараларга бай булды. Яңа Кенәрдәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә, Арчадагы картлар йортында көн дә ниндидер чара оештырылды. Район Мәдәният йорты агитбригадасы кечкенә авылларга чыгып, өлкәннәр өчен концертлар куйды. Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре йөри алмаган өлкәннәрне дә читтә калдырмады, өйләренә барып хәлләрен белде. Авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре китапханәчеләр белән берлектә мәдәният учакларын гөрләттеләр, балалар бакчалары, мәктәпләр дә бу бәйрәмне читләтеп үтмәделәр.

Ункөнлек Арча мәдәният йортында башланып китте. Ул көнне өлкәннәргә “Җидегән чишмә” Арча халык театры Ә.Атнабаевның “Балакайларым” спектаклен күрсәтте. Артистлар чыгышы көчле алкышлар белән бәяләнде.

“4 октябрьдә Өчиледә “Яшәү яме бирәсез сез һәркемгә“ дигән бәйрәм кичәсе оештырдык. Рәхәтләнеп җыр тыңлап, чәй өстәле артында аралашып ял итте ихтирамга лаек өлкәннәребез, – дип яза Өчиле авылы китапханәчесе Айсылу Камалова. – Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтовка, иганәчеләр Фәридә Вәлиева, Рәшит Фазлыев, Фәнис Гарипов, Тәлгать Миндубаевка чиксез зур рәхмәтлебез. Пешекчеләр Фәридә Гафиятуллина, Лидия Һидиятуллина, Өчиле һәм Иске Йорт клублары мөдирләре Лилия Минһаҗева, Гөлия Сибгатуллина әби-бабаларыбызны тәмле ризык- лар белән сыйладылар, күңелләрен күрделәр. Арча Мәдәният йортыннан Расих Галимҗанов, Мөнирә Абдуллина, Рәсим Низамиев, Динар Вәлиев, авылдашыбыз Фәрхат Зыятов матур чыгышлары белән сөендерделәр”.

Ә беркөн редакциягә Арчада яшәүче Сания Минзина керде. “Күбәләк” балалар бакчасында әби-бабайлар өчен бик матур чара оештырдылар. Элекке вакытны күз алдына китерерлек итеп декорацияләренә кадәр ясап куйганнар. Өч әзерлек төркеме, бер өлкән төркем балалары чыгыш ясады. Фольклор күренешләр тәкъдим иттеләр, җырладылар, биеделәр. Безне уйнатырга да җай чыкты. Нинди талантлы хәзер балалар, дип сокланып утырдык. Көзге байлыкны, балаларның кул эшләреннән төзелгән күргәзмәләрне дә сокланып карап йөрдек. Биредә Айгөл Зөбәерова җитәкчелегендәге коллективның, татар теле укытучысы Алсу Хөснетдинованың, өлкән тәрбияче Дилә Абдуллинаның, тәрбиячеләрнең тырышлыгы әйтеп бетергесез. Күренеп тора, коллектив бик дус, бер-берләренә карата ихтирамлы. Безне шулай сөендергән өчен барлык әби-бабайлар исеменнән тәрбиячеләргә дә, балаларга да рәхмәт җиткерәсе килә”, – диде ул.

“Гөберчәк авылы өлкәннәре ел саен бу бәйрәмне авыл клубында каршы ала. Һәркайсының сөйләр сүзе, әйтер фикере бар, чөнки аларның тәҗрибә сандыклары зур. Күбесе Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларда туып тәрбияләнгән. Өлкәннәребезне бәйрәм белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Авылдашларыбыз өчен бу зур бүләк булды. Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина да өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде. Үзешчәннәребез аларга үз осталыкларын күрсәтте. Өлкәннәрнең үзләренә дә сүз бирелде”, – дип хәбәр итте Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина.

Арчаның бишенче гимназиясендә дә ветераннарны кунакка чакыру – матур традиция. Быел да Өлкәннәр көнен чәй өстәле янында билгеләп үткәннәр. Яшьлекләрен, эшләгән чорларын искә алганнар. Әлбәттә, кичә җыр-моңсыз да үтмәгән. Бу хакта безгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы Халидә Фәйзрахманова җиткерде.

Район Пенсия фонды яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар оештыр- ды. Ул Арчаның өченче мәктәбендә үтте һәм арчалардан тыш (Илдус Сәгъдиев һәм Марсель Хәлилов җитәкчелегендә ике команда) Саба, Теләче, Кукмара районнарыннан да шахмат, шашка уенын яратучылар катнашты. Шахмат уенында үзен сынаган хатын-кызлардан Римма Надершина һәм Роза Әминова, шашкачылар Хәсибә Гатауллина һәм Әлфия Гарифьянованы күзәтәм. Дүртесе дә уенга тәмам бирелгәннәр, бик җитдиләр, кеше-караны күрмиләр дә. Шашкада уен Хәсибә Гатауллина җиңүе белән тәмамланды.

Ярышларга йөреп, җиңүләр яулап шомарган Хәсибә ханым ул көнне дә сынатмады. “Арча таңнары” ансамблендә дә җырлыйм, концертларда катнашабыз. Вакыт җитми. Әлфияне бүген үз урыныма калдыру өчен таныштырырга алып килдем”, – диде ул.

Шахмат ярышында Роза Әминова осталыкка имтихан бирде. “Мин вакытка уйный белмим, үз көемә барам. Шулай өйрәнелгән. Югыйсә, беренче урынны бирмәс идем”, – диде Роза ханым. Ә Римма Надершинаның ярышта беренче катнашуы. Киләчәктә аннан да җиңүләр көтәбез.

Соңыннан җиңүчеләргә грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Шашка буенча Арчадан Хәсибә Гатауллина – икенче, Илдус Сәгъдиев өченче булды. Шахмат буенча Роза Әминова – өченче, Марсель Хәлилов беренче урынны яулады.

10 октябрь көнне Арча Мәдәният йортында ункөнлекне ябу тантанасы булды. Фойеда ук өлкәннәрне матур итеп киенгән кызлар каршы алды. Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балалар татарча көйләр сузды. Сәнгать мәктәбе, Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре чәй өстәле әзерләп, тәмле ризыклар белән сыйлады.

Район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов ункөнлеккә нәтиҗә ясады. Өлкәннәрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин да сәламләде. Соңыннан Кышкар авылының “Нур” халык театры Фәүзия Бәйрәмованың “Сандугачның балалары” дигән спектакль күрсәтте. Матур уен, үзәкләрне өзәрлек эчтәлек – ул тамашачыларга бик ошады.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International