“Мирҗәмем – җир яме”

2018 елның 12 октябре, җомга

“Мирҗәмем – җир яме”

“Мирҗәмдә Рифат Җамал очрашу кичәсе оештыра, кайтыгыз”, – диделәр безгә. Бөтен авылны шаулатырлык бәйрәм булачак икән, дип уйлап куйдык. Шушы авылның килене буларак, анда кайткалап йөрибез. Мине иң сокландырганы, Мирҗәм авылы халкының дуслыгы, бердәмлеге. Нинди бәйрәм, чара, өмә булмасын, читтә яшәүчеләр дә дәррәү кайтып төшә. Ул көнне капка төбе саен берничәшәр машина була. Ә клубта басып торырга урын калмый. Клуб җитәкчесе Мәрвәр Шакирова да бик актив. Яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә тарту өчен җаен табып кына тора. Әле кайчан гына мәчетнең 20 еллыгын билгеләп үттеләр. 130 кеше җыелды. Бу хакта Ринат Сафин газетабыз битендә язып та чыкты. Һәм менә тагын бер чара – язучылар белән очрашу.

– Сигез ел элек Рифат Җамал авылдашлары өчен шундый чара оештырган иде. Хәтерлим әле, ул дүрт сәгать барды, – диде ул. – Бер очрашу үзе бер гомер, диләр. Бу юлы да ул иҗат кичәсен авылдашлары белән билгеләп үтте.

Шагыйрь, галим Рифат Җамалның шигырьләрен яратып укыйм мин. Һәрберсе җанга үтеп керерлек, дөрес, мәгънәле. Кыскалыкта осталык, диләр. Аның ике-дүрт юллык шигыре тулы бер поэманы үз эченә алырга мөмкин. Аннан шагыйрьнең туган авылына булган мәхәббәте сокландыра. Нинди генә матур сүзләр белән тасвирламый бит ул аны. Сүз дә юк, Мирҗәм бик матур урында урнашкан. Биек тавы да, киң болыннары, боргаланып аккан елгасы, саф сулы чишмәсе дә бар. Әмма аларны күрә белү өчен маңгай күзе генә җитми, күңел күзе дә кирәк.

 – Чынгыз Айтматовның туган авылы янында булырга туры килде миңа, – диде очрашуга кайт-кан кунакларның берсе татар әдәбияты белгече, профессор Фоат Галимуллин. – Ул әсәрләрендә шундый ямьле итеп туган ягын тасвирлый. Чынлыкта андый бернәрсә дә күрмәдем. Бер очрашканда үзеннән сорадым. Мин ул матурлыкны күз белән түгел, күңел белән күрдем, дип җавап бирде. Ә Рифат Җамалга шундый шигырьләр иҗат итәргә җирлек бар.

Фоат Галимуллин очрашуда Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын сөйләде. Аның көчле тавышы тамашачыны таң калдырды. Моннан тыш, Рифат Җамал үзе белән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, шагыйрь, публицист Зиннур Мансуров, композитор, шагыйрь, юмор остасы, җырчы, гармунчы Алмаз Хәмзинны да алып кайткан иде. Берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Хатирәләр белән уртаклаштылар. Алмаз Хәмзин матур чыгышы белән бар тамашачыны үзенә гашыйк итте.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты. Ул Рифат Җамалны 1 октябрьдә булган туган көне белән котлады, район тормышына керткән өлеше өчен Мактау грамотасы тапшырды.

Әмма бәйрәмнең төп үзенчәлеге ул гына түгел иде. Бу көнне биредә “Мирҗәмем” дигән җыр-ны тәкъдир итү булды. Сүзләрен туган авылына багышлап Рифат Җамал язган, музыкасын Арчадан Рәсимә Нигъмәтуллина иҗат иткән, үзе үк башкарды да.

– Миңа шушы шигыренә көй язарга һәм үземә үк шуны башкарырга кушып Рифат Җамал үзе мөрәҗәгать итте. Оранжировкасын ясау өчен шушы авылда туып-үскән Рәдиф Закирҗанов иганәчелек ярдәме күрсәтте. Кичәгә үзем белән Зөлфәт Фәхретдиновны да алып кайттым, – диде Рәсимә. – Халык җырны бик ошатты. Ике сәгать ярым барган очрашуда аны өч тапкыр җырларга туры килде. Басып алкышладылар, өченчесендә кушылып җырладылар. “Бу җирлеккә кергән бөтен авылның үз җыры бар. Алар арасында без генә ятим кебек идек. Хәзер менә үз гимныбыз булды”, – дип рәхмәтләрен белдерделәр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International