Хәлең ничек, укытучым?

2018 елның 12 октябре, җомга

Хәлең ничек, укытучым?

Беркөнне сыйныфташым Нурия шалтыратты. Гөлзада Әхмәтовнаның хәлен белеп кайтыйк әле, ди. Гөлзада Әхмәтовна Арчаның 2нче мәктәбендә безне рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан укытучы. Күңелләр нечкәреп китте. Безнең яраткан укытучыбыз Гөлзада Әхмәтовна бит ул! Адресын, телефон номерын табып, Гөлзада Әхмәтовнаны бәйрәм белән котладык, очрашу көнен билгеләдек. Бу турыда соңрак.

Уйлана калдым... Без, укучылар, укытучыларның хәлен беләбезме? Ничек яши алар? Хәлләре ничек? Мәктәп- ләрдә ветераннарга игътибар бармы?

Иң беренче булып Яңа Кенәр мәктәбендә математикадан укыткан мактаулы укытучы Рәфикъ Гатауллинны, бәйрәм белән котлап, хәлләрен сораштым.

– Без укытканда өйдә бернәрсә эшли алмадык. Шулкадәр эшкә бирелгән булганбыз, – дип сөйләде Рәфикъ Гатауллин. – Татарстанның атказанган укытучысы исемен бирделәр. 2006 елда В.Путин грантын алдык. Мәктәп онытмый. Бәйрәмнәрдә котлап, чәйгә чакыралар, күчтәнәчләр бирәләр, очрашулар була. Ачык дәресләргә, семинарларга дәшәләр. Быел район Мәдәният йортына Укытучылар бәйрәменә чакырдылар. Укучыларым белән горурлана алам. Халыкның яраткан табибы Әнвәр Нәүфәловичны мин укыттым. Яңа Кенәрдә әти-әниләрнең яраткан балалар табибы Рафия Рашатовна, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Әхәтович та минем укучыларым. Алар күп. Рәхмәт, хәлемне белеп торалар.

Икенче әңгәмәдәшем Носы мәктәбендә биология-химиядән укыткан Флера Сафиуллина иде.

– Мин бик бәхетле укытучы, – дип сөйләде ул. – Әле беркөнне ишек шакыдылар. Ишекне ачсам, бер ир белән хатын басып тора. Укучым Балтачта яшәүче Рәшит Шәрифуллин булып чыкты ул! Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Хәсәншәехтан Резедә Галиева (сыер сау- ды) котлап, радиодан җырларга кадәр бирә. Гадел укытучы булдым. Аңламасалар, укучыларның өенә кадәр барып укыттым. Берәүне дә аермадым. Берьюлы әти-әниләр җыелышында күршем Фәхретдин директор Рәис абыйга сорау бирә: “Менә Вәгыйз хатынының (ул мин инде) өч баласы бар, абзарлары тулы мал-туар, мәктәптә генә түгел, балаларны өйгә кадәр килеп укыта бит ул, ничек өлгерә ул, ә?” Әле мичкә дә ягасы бар бит. Балалар миңа рәнҗеп калмасыннар дип, тырыштым. Химия-биология дәресләрен кызык- лы итеп тәҗрибәләр белән үткәрдем. Укучылар түгәрәккә керергә атлыгып торалар иде. Картлык көнем бәхетле. Улым, киленем, онык-лар белән яшим. Намаз укыйм.

Сеҗедә гомер итүче 93 яшьлек Шәмсенур Әхтәмованы бәйрәм белән котлап, хәлләрен сораштым.

– Гомер буе башлангычларны укыттым, – дип сөйләде ул. – Эшемне, балаларны яраттым. – Кызым, киявем гаиләсе белән яшим. Тормышымнан канәгать. Сеҗе мәктәбе төрле чараларга чакырып тора. Укучыларың хәл белергә килсә, күңелле инде... Әле менә Гыйлемшәех улы Дамир килеп китте. Илфат малае Илгиз хәлемне белде, ул Казанда яши. Хәл белү өчен зур чыгымнар кирәкми...

Хак әйтә ветеран укытучы, хәл белү өчен байлык кирәкми, күңел киңлеге, йөрәк җылысы кирәк. Хөрмәтле газета укучым, ә синең укытучыңның хәлен белгәнең бармы?

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International