Халыкны нәрсә борчый?

2018 елның 19 октябре, җомга

Халыкны нәрсә борчый?

Һәр ел район Советы утырышында гражданнарның җирле үзидарәләргә мөрәҗәгатьләре турында сүз алып барыла. Чөнки ул барлык җитәкчеләрнең дә мөһим эшчәнлегенең берсе. 2017 елда барлыгы күпме мөрәҗәгать килгән һәм гражданнар белән эш ничек торган? Бу сорауны без район башлыгы урынбасары Любовь Осинага юлладык.

– 2017 елда район Советы һәм башкарма комитетына 2199 мөрәҗәгать килде. 2016 елда 1717 иде. Шуларның 1822се язма рәвештә, 64е Интернет аша, 387се кабул итүдә җитәкчеләрнең үзләренә җиткерелде. 1653 мөрәҗәгать уңай хәл ителде.

– Любовь Михайловна, гражданнарны бигрәк тә нинди проблемалар борчый?

– Иң күп мөрәҗәгать итүчеләр (1025, ягъни барлык мөрәҗәгатьнең 46,6 проценты) төзелеш өлкәсенә кагыла. Объектларны төзүгә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт документы сорап киләләр. Җир мәсьәләләре (җир учас- токларын шәхси милек итеп рәсмиләштерү, бер категориядән икенчесенә күчерү һәм башкалар) буенча 532 кеше мөрәҗәгать итте. Торак шартларын яхшырту (281 мөрәҗәгать), авыр хәлдә калып матди ярдәм күрсәтү (60), юлларның торышы (58), коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар (50), эшкә урнашуда ярдәм итү буенча (43) һәм башка мөрәҗәгатьләр дә бар. Моннан тыш, 139 кеше республика органнарына да мөрәҗәгать итте.

– Республика җитәкчеләренә барып җитү үзебездә генә бу мәсьәләне хәл итеп булмаганны күрсәтәме?

– Әйе. Гадәттә, гражданнар республика органнарына проблемалары муниципаль дәрәҗәдә чишелмәсә мөрәҗәгать итәләр. Әмма бу җирле үзидарә органнарының әлеге мәсьәләләрне чишәргә теләмәүләре нәтиҗәсе түгел, ә аларны чишү өчен мөмкинлекләре булмауга бәйле. Андый мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак һәм юлларны тәртипкә китерүгә кагыла. Югары органнарга торак шартларын яхшыр-

туга чыннан да мохтаҗ булганнар мөрәҗәгать итә, әмма льготалы категорияле гражданнарны торак белән тәэмин итү федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә эшләнә һәм җирле үзидарә органнары аны тизләтә алмый. Җирле үзидарә органыннан шундый җавап алган гражданнар хокуклары чикләнә дип санап югарыдагы органнарга мөрәҗәгать итәләр.

Гражданнар урам юлларын яхшырту, торак пунктларга илтүче юлларны тәртипкә салуны сорыйлар. Тик бездәге юлларның 90 проценты республика карамагында һәм аларны төзекләндерү җирле бюджетта каралмаган.

– Белгәнебезчә, бездә авыл эчендәге юллар үзара салым акчасына бик күп төзекләндерелде.

– Әйе, гражданнарның үзара салым программасы бездә бишенче ел рәттән уңышлы гына тормышка ашырыла. Аның өчен һәр авыл җирлегендә референдумнар үткәрелә. 2014 елдан башлап халыктан барлыгы 41775,8 мең сум үзара салым җыелды, республика шуңа өстәп 163871,8 мең сум бирде. Җыелган акчалар авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерүгә (2015-2017 елларда 119 километр җирле юл салынды һәм төзекләндерелде) тотылды.

Гражданнарны шулай ук су белән тәэмин итү, торак пунктларны яктырту, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре дә борчый. Һәм бу аңлашыла да. Үзара салым программасы күп проблемаларны хәл итә. Мәсәлән, аны тормышка ашыру чорында 95 зират коймалап алынды, инвентарь саклау өчен 50 корылма төзелде, 50 чишмә һәм аларның территорияләре төзекләндерелде, балалар һәм спорт мәйданчыклары ясалды. Урам утларын һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын карап тору мәсьәләләре дә карала.

Бу урында шуны да исегезгә төшереп китәсем килә, үзара салым программасы 2019 елда да дәвам итәчәк. Аның буенча референдум быел 18 ноябрьгә билгеләнде. Барлык гражданнарның да анда актив катнашуларын сорыйм.

– Болар бар да 2017 ел нәтиҗәләре. Агымдагы елда күпме мөрәҗәгать килде һәм гражданнар быел нинди проблемалар күтәрә?

– 9 айда район Советы һәм башкарма комитетына 1300 мөрәҗәгать керде. Аларның 1173е язмача, 127 кеше район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе янына кабул итүгә килде, Интернет аша 51 кеше мөрәҗәгать юллады. Быел да беренче урыннарда рөхсәт кәгазьләре алу, торак шартларын һәм юлларны яхшырту проблемалары. Мөрәҗәгатьләрнең саны һәм темалары район тормышындагы иң мөһим проблемаларны үз эченә ала. Күп очракта район җитәкчеләренең абруе да гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүдән тора. Димәк, безнең эш – гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне вакытында карау һәм мөмкинлектән чыгып җиренә җиткереп үтәү.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International