Һәр бала бәхете белән туа

2018 елның 19 октябре, җомга

Һәр бала бәхете белән туа

Без гаиләдә җиде бала үстек. Ул елларда биш баладан ким булган гаиләләр юк иде. Иң зур гаиләдә сигез бала. Кайвакытта җәмәгатем: “Бүген ашарга нәрсә әзерлим икән?” – дип сорап куя. Әйбер күплектән әйтә инде ул моны. Безнең әниләр әлеге сорауга җавапны көн саен эзләп йөргәндер, чөнки ачлыкны күрмәсәк тә, артык нәрсә юк иде әле без үскән елларда.

Бүген сигез балалы гаиләне күз алдына китерүе кыен. Дәүләт тегеләй-болай кызыктырып 2–3 бала таптыртырга кыстап карый.

– Һәр бала үз бәхете белән туа, – ди Шурабаш авылында яшәүче сигез бала анасы Зоя Улыксанова. – Аларның һәркайсына карап шатланып бетә алмыйбыз.

Зоя әле яңа гына Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре бәйрәмендә катнашып кайтты. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” медале тапшырды.

Герой ана медале дә бар Зояның. “Медаль белән бергә һәр балага 5әр мең сум акча да бирделәр, дәүләтнең ярдәмен тоеп торабыз”, – ди ул. Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча берәр бүлмәле өч фатир, өч бала тугач бушка бирелә торган җир участогы алганнар.

– Үзләре бик тырыш, нәрсәдер дәгъвалап йөри торган кешеләр түгел алар, – ди күп еллар Шурабаш авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, хәзер Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгъзәм Гайфуллин. – Хатыным балаларын математикадан укыта, әйбәт укыйлар, дип мактый.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов Зоя Улыксановага тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты, күчтәнәчләр алып килгән иде. Шуларны тапшыргач бераз сөйләшеп утырдык. Әти кеше Олег, өч кызлары Казанга киткән иде. Зоя балалары белән таныштыра: иң өлкәннәре Надежда быел Казанда медицина көллиятен тәмамлаган, мәктәптә “5”кә генә укыган. Наташаның бер генә дүрте чыккан, калганнары бишле. Хәзерге вакытта Казанда элемтә техникумында укый. Валентина шулай ук Казанда, дизайнер һөнәрен үзләштерә.

Әгъзәм Гайфуллин: “Шәфкать туташы белән балаларын минем машинада ташыдык. Гел кызлар туа башлагач Олегның кәефе дә китә башлаган иде, малай тугач күңеле күтәрелеп китте”, – дигән иде. Василий сигезенче сыйныфта укый, быел сыер көтүе көткән.

– Василийның да ике медале бар! – диде әнисе, горурлык белән. Арчадагы ярышларда бас- кетбол, татарча көрәш буенча өченче урыннарны алган. Мари малае татарча көрәшә!

– Балалар дүрт телне өйрәнеп үсә, – ди Зоя. – Мари, рус, татар, инглиз телләре.

– Дәресләрне кем әзерләшә?

– Безнең катнашкан юк, бер-берсенә булышалар.

Җыр, биюдә дә актив икән алар. Өлкән өч кызлары Казанда мари ансамблендә чыгыш ясый. 6 сыйныфта укучы Полина, 5 сыйныфта укучы Артем бииләр. Ярославка әле – 4 яшь, кечкенәсе Русланга – 9 ай.

Бар да пөхтә, чиста киенгән, йортлары да күркәм, зур мич балкып утыра. Быел капка-койманы яңартканнар.

Зоя Мари Иленең Шоруньжа авылыннан. Шурабаш авылына турыдан 12 километр, ди. Олегка кияүгә чыкканчы өч ел сыер сауган, инде Шурабашта сыер сава башлаганына да 22 ел. Баласына өч ай булганда эшкә дә чыга ул. Кем әйтмешли, балаларны эш арасында гына табып куя. Ире Олег та фермада эшли. Читтән караганда гына ансат кебек, кыенлыкларын үзләре беләдер. Хуҗалыкның яңа җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов әйт- кәнчә, зарлану дигән нәрсәне белми алар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International