Җинаять ачылса, алар да шатлана

2018 елның 9 ноябре, җомга

Җинаять ачылса, алар да шатлана

Быел Россия Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Арча эчке эшләр бүлегендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдык. Анда бүлек җитәкчесе урынбасары–полиция җитәкчесе Айнур Вәлиев, бүлек җитәкчесе урынбасары–тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Дания Салихова, җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Айрат Фәтхуллин катнашты.

Айдар Баһавиев җитәкләгән Арча эчке эшләр бүлеге коллективында яшьләр дә күп, шул ук вакытта аларга үрнәк алу өчен “алтын фондлары”, еллар дәвамында зур тәҗрибә туплаган хезмәткәрләре дә бар. Дания Салихова җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә 26 ел. Айнур Вәлиевның да гомуми стажы 21 елга җыелган. Ә Айрат Фәтхуллин 12 ел Казанда эшләп, бер ел Арча эчке эшләр бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкли. Яңа кеше буларак, коллектив турында аның фикере белән кызыксындык.

– Иң мөһиме – коллектив. Шунсыз эш бармый. Ә биредә климат уңай. Ярдәмләшеп, аралашып, килешеп эшлибез, – диде ул.

– Аннан безнең бүлек кадрлар әзерләүче дә. Бездәге урынбасарлар хәзер биш районда бүлек җитәкчеләре булып эшли, – дип өстәде Айнур Вәлиев.

Районда куркынычсыз атмосфера хөкем сөрә, кичләрен урамга курык- мыйча чыгабыз, бәйрәмнәрне тыныч үткәрәбез икән, моның белән без полиция хезмәткәрләренә рәхмәтле. Аларның никадәр авыр, мәшәкатьле, тынычсыз эш алып баруларын белеп бетермибез дә. Эш ачылса, үзләрен мактыйбыз, юк икән, милиция эшләми, дип чаң сугабыз. Ә чынлыкта...

– Мин эшли башлаганда милициягә хөрмәт белән карыйлар иде. Хәзер икенче караш. Проблемалары булганда гына чаң кагалар. Элек милициядән куркып торалар иде. Хәзер шул ук исерек әллә ниләр әйтеп китә. Шунысы да бар, хәзер бөтен кешене ябып куя алмыйбыз. Төрмәләр дә, изоляторлар да тулы. Җинаять кылучылар моны аңлый. Әмма без аларны барыбер тотып алып кайтырга тиеш. Юк кына эш өчен әллә ничә тапкыр командировкага барырга туры килә. Күпме чыгым, – диде Дания Салихова. – Безнең өчен ял да, бәйрәмнәр дә юк. Кеше ял иткәндә гаилә белән ял итә алмыйбыз. Ә безнең хезмәткәрләрнең дә балалары, хатыннары, ирләре бар. Аның җинаятьләре дә бәйрәм вакытларына туры килә бит. Җинаятьчене тотканчы өйгә кайтып кермибез. Ике хезмәткәрне 100 еллыкны билгеләп үтәргә Казанга чакырдылар. Ни булды дисез? Районда мәет табылу сәбәпле, аларны бәйрәмнән кире кайтарырга туры килде.

– 8 мартта да төнге 2нче яртыда кайттык. Әтиләре ике ир-ат белән кереп, куркытып, әбиләреннән ике баласын урлап алып чыгып китә һәм яшереп яткыра. Без Айрат Фәтхуллин белән барып, засадада утырып, балаларны алып кайттык, – диде Айнур Вәлиев. – Яңа ел бәйрәмнәрендә өч көн рәттән үтерү очрагы теркәлде. Үтерүчеләрне кайнар эздән тапмыйча туктамадык.

– Җинаятьләр турында сүз чыкканда, районда ниндиләре күбрәк очрый һәм барысы да ачыламы?

– Җинаятьләр ике төргә бүленә – шәхескә (үтерү, кыйнау, мәсәлән) һәм милеккә карата (урлау, талау һәм башкалар) җинаятьләр. Шәхескә карата җинаятьләр тулысы белән ачыла. Ә менә икенче очракта ачылмый калганнары була. Гомумән алганда, җинаятьләрне ачу буенча безнең район республикада алдынгы урыннарда, – диде Дания Салихова.

– Ачылмый калган җинаятьләр дә бар, дисез. Ниндиләр инде ул?

– Бөтен җинаятьләрнең 70 проценты урлау очрак- лары. Күбесе кешеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. Мәсәлән, велосипедларны биксез подъездларда, урамда төрле җирдә калдыралар. Монда әти-әниләргә дә балалары белән инструктаж үткәрергә кирәк. Балалар коляскалары белән дә шул хәл. Алар хәзер кыйммәт тора бит, – диде Айрат Фәтхуллин. – Күп очракта каракларның эзенә төшәбез, анысы. Юк икән, гаепне безнең өскә аударалар. Барлык подъездларны сак-лап йөри алмыйбыз бит инде.

– Үз милекләрен саклый белмиләр. Машина ачкычларына кадәр калдыралар, ал да кит. Быел ике машинаны урладылар. Безнең район өчен бик сирәк очрый торган җинаять бу. Эзләренә төшеп булмады, – диде Дания Салихова.

Әмма полиция хезмәткәрләренең иң авырткан җирләре – мошенникларга каршы көрәш. Кызганыч, кешеләрне алдау юлы белән баерга теләүчеләр, мошенниклар турында ишетеп тә, минем белән алай булыр дип уйламыйча алданучылар саны артканнан-арта бара. Аларга карата 14 җинаять эше кузгатылган инде. Октябрь аенда гына да бу юнәлештә яңадан өч җинаять эше ачылган.

– Башкортстаннан, Краснодар өлкәсеннән таптык. Төрле инновацион технологияләр кулланалар, паспорт күчермәләреннән файдаланалар, уйдырма кешеләр исеменә телефон номерлары алалар. Мәсәлән, урамдагы бер бомжны тоталар да, аның исеменә рәсмиләштереп куялар. Шуңа ул мошенникларны табуы да бик кыен, – диде Айнур Вәлиев. – Якын-тирә районнар белән чагыштырганда бу өлкәдә бездә иң күп алдану очрагы теркәлә.

– Элек “улыгыз авариягә очрады, акча кирәк”, дип төн урталарында шалтыраталар, шулай кешенең психикасына басым ясыйлар иде. Безнең районда бу бик барып чыкмады. Ә менә “Авито” аша алданулар күп. Кешедәге саранлык, хөсетлек, нәфес, җайлы гына акча эшләү, арзанга яхшы әйбер алу теләге хәл итә. Аны да ала алмыйлар, акчасыз да калалар. Банк картасының парольләренә, реквизитларга кадәр әйтеп бирәләр бит, – диде Айрат Фәтхуллин.

– Тагын бер сорау. Кинофильмнарда сатлык полиция хезмәткәрләре турында бик күп күрсәтә башладылар. Бездә андый күренеш юкмы?

– Бүлек җитәкчесе үзе дә сатыла торган кеше түгел, хезмәткәрләрдән дә шуны таләп итә. Бездә андый әйбер юк, – диделәр әңгә- мәдәшләрем бертавыштан.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләрен 100 еллык юбилейлары, барлык полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз, авыр, мәшәкатьле хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International