Рәхмәтнең иң зурысы, хөрмәтнең иң олысы сезгә!

21 ноябрь 2018 ел., чәршәмбе

Рәхмәтнең иң зурысы, хөрмәтнең иң олысы сезгә!

Әлеге язманы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗановның республика һәм районның иң алдынгы комбайнчыларын хөрмәтләү тантанасында әйткән сүзләреннән башлыйм.

– Комбайнчыларны роботлар белән алыштырып карауга омтылучылар булган, – диде ул. – Әмма абруйлы шәхесләр фикеренчә, комбайнчыны бернәрсә дә алыштыра алмаячак. Дөрес, хәзерге техникада эшләү өчен белемле кешеләр кирәк. Робот  ватылган комбайн- ны төзәтә алмый. Сез куелган күпме хезмәтнең соңгы нәтиҗәсен хәл итүче кешеләр, ел буе башкарган эшләргә йомгак ясаучылар. Бу залга иң яхшыларыгыз, иң осталарыгыз җыйналган. Зур рәхмәт, сезгә!

Район башлыгы Илшат Нуриев биредә утырган кыр батырларының күбесенә урып-җыю барышында Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырган иде инде.

– Безнең өчен бик кадерле кешеләр сез, – диде ул. – Комбайнчыларның элек тә абруе зур иде, хәзер дә шулай. Мин үзем дә ике ел “Колос” комбайнында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Билгеле, ул чордагы комбайннарны хәзергеләре белән чагыштырырлык түгел, әмма аларда эшләүчеләрнең дә хезмәте җиңел түгел. Рәхмәтнең иң зурысы, хөрмәтнең иң олысы сезгә!

Әйе, хөрмәтләрлек тә шул! Районыбыз тулай ашлык җыемы буенча республикада икенче урынны алды. Әле моңа кадәр республика күләмендә 27 комбайнчының җиңү яулаганы юк иде. Алар һәркайсы Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Быел һәр хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы район башлыгы премия- ләренә лаек булды. Бу да бик гадел гамәл. Чөнки хуҗалыкларның төрлесе бар, шактый искергән комбайннарда эшләүче фидакарьләребез дә аз түгел. Һәркем булдыра алганча тырыша.

– Комбайнчыларны болай бергә җыеп олылаганнары  юк иде әле, – диде “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. – Мин унике яшьләр тирәсендә комбайнчыларга ат белән ашарга чыгара идем. Комбайнчыларның тузанда тешләре генә ялтырап торыр иде. Аларның оныкларына заманча техникада эшләү бәхете тиде. Менә дигән комбайнчыларыбыз бар,  аларга рәхмәттән башка сүз юк.

Районның алдынгы механизаторы, чәчүдә дә уракта да алда баручы Илнур Абдрахманов та мондый хөрмәткә шат булуын әйтте. “Комбайннар әйбәт, хезмәт хакын вакытында биреп баралар, эшлисе генә килеп тора”.

Район башлыгы Илшат Нуриев, ТР  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов алдынгыларыбызга бүләкләрне тапшырып, матур  теләкләрен әйттеләр.

Игеннәрдән югары уңыш алган “Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, “Кырлай” ширкәте җитәкчесе Марат Кәримов та бүләкләргә лаек булдылар.

Мул табыннар  артында үткән әлеге очрашу чын бәйрәм рәвешендә үтте. Район үзешчәннәре матур җырлар бүләк иттеләр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика