Гөлчәчәккә рәхәт...

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Гөлчәчәккә рәхәт...

“Татавтодор” җәмгыяте Арча филиалы егетләре футболны шәп уйнады. Җитәкчеләре Альберт Сафиев, филиалның Теләче участогы җитәкчесе Илнур Ярмиев, баш инженер Рамил Галәветдинов та карарга килгән. “Республиканың бөтен яхшы футболчыларын җыйгансыз ахры”, –дим үзләренә. “Барысы да үзебезнекеләр, филиаллар командалары ярышына да барасылары бар әле, анда да алар соңгы ярышта 2нче урынны алды, – дип, Альберт Сафиев футболчыларны атап чыкты.

– Теләчедән капитан Илназ Нәҗметдинов (шофер), игезәкләр Айрат (шофер), Булат (төрле эштә) Мөбарәкшиннар, Артур Гаптриев (“КамАЗ”да эшли),  Александр Миронов (төрле эштә), Арчадан Адел Бариев (катокта), Фәһим Госманов (асфальт сала), Алмаз Мәүлетов (геодезист)...

Сүзебез ике көн барган хәйрия футболы турында бара. Икенче көнне финал ярышын карарга килгән Арча станциясеннән Марат Ильясов: “Татавтодор” җиңәчәк”, – дигән иде. “Юлчылар бит гел аяк өстендә, алар нык, көчле, аларны офиста утыручылар белән чагыштырып булмый!” – диде Марат. Егетнең фаразы дөрес булып чыкты. “Татавтодор” командасына тиңнәр булмады. Марат үзе дә футбол уйный. Бу юлы да алар, Арча станциясе егетләре, ярышта катнашты. “Телефоннан ватсап аша бер-беребезне дәшеп алабыз. “Арча станциясе” дигән исемне яклыйсы бар бит!”

Арча станциясе егетләрендә “безнеке” дигән ватанпәрвәрлек хисләре кайный иде. Ул тойгылар Яңа Кенәр командасында да көчле. “Безнең тамыр нык, – дип сөйләде алар. – Мәктәптәге тренерлардан килә бу. Хәзер дә мәктәптә футбол секциясе эшли. Ә кайсы авыл мәктәбендә бар ул футбол түгәрәкләре? Мәктәптән соң да Яңа Кенәр данын яклыйбыз!”

Яшь егетләрдән торган “Торнадо” (исеме үк ни тора!) командасы яңа кенәрләр белән уйнаганда бар да кызыксынып аларны күзәтте. Кем җиңәр?! Яңа Кенәр командасыннан Фәнил Шакирҗанов көндәшләре капкасына бер-бер артлы ике гол керткәч, бар да “аһ!” итте. Көчле Яңа Кенәр командасы (капитаны Рәмис Хәйруллин) “Татавтодор” командасына гына биреште. 

Арча эчке эшләр бүлеге егетләре дә футболны әйбәт уйный. Команда капитаны Фәнил Гайнетдинов: “Арча” спорт комплексына килеп шөгыльләнәбез”, – диде.

Хәйрия футболы ярышында Арчадан “МВД”, “Татавтодор”, “Яшьләр”, “Торнадо”, “Ветераннар”, Арча станциясе, “Шәрык” мәчете, “АПК” (педагогика көллияте), Яңа Кенәр, Әтнә, Кукмара командалары катнашты. Идеясе бик күркәм. Командалардан җыелган акчага ашамлыклар алып, аз керемле гаиләләргә бирәселәр. Залга хәйрия тартмасы да куелган. Ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләрне “Шәрык” территориясе үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин тапшырды. 1нче – “Татавтодор”, 2нче – Яңа Кенәр, 3нче – “Торнадо”, 4нче урынны “Шәрык” мәчете командасы алды.

Шундый күркәм чараны оештыручылар эшмәкәр Руслан Әһлиев, “Шәрык” мәчете командасы уенчысы Илнар Фазылҗанов, “Шәрык” территориясе үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин, футбол уены хөкемдарлары Ринат Насыйбуллин, Булат Гәрәевкә рәхмәт.

Аз керемле гаиләләрне балалары белән бирегә чакырып кунак иттеләр. Әнә, Клара ханым 4 оныгы белән килгән. “Бүген кунакка барасы булгач, балалар сөенешеп иртүк тордылар. Рәхмәт, кафега алып кереп сыйладылар. Улларым әнә анда, спортзалның бер башында, рәхәтләнеп туп уйный. Мондый хәлне күргән юк иде әле”, – дип сөйләде.

...Кызып-кызып футбол уйныйлар. Матур күлмәген кигән нәни Гөлчәчәк бүген бик бәхетле, ул чырык-чырык көлә, йөгерә, уйный. Аңа рәхәт. Матур күлмәген кияргә сәбәп булды менә... Әбисе аны кунакка алып килде. Дәү апалары пилмән, тәм-томнар белән сыйладылар. И-и, тәмле дә булды соң!

 Бала сөенеченнән дә кыйммәтрәк нәрсә бармы икән дөньяда!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International