Үз газизең, балаң өчен...

2018 елның 7 декабре, җомга

Үз газизең, балаң өчен...

Әңгәмәдәш – районара суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллин.

– Алмаз Камилевич, алимент түләмәүчеләрнең бирәчәге миллионнарча сумнарга җыелганын беләбез. Районда алар күпме?

– Районда алимент түләмәүчеләр 160 кеше. Шуның 18е хатын-кызлар (6сы декрет ялында).

– Сәбәбен ничек аңлаталар?

– Эш юк, диләр. Кайберләре урнашса да, эчеп, эштән куылалар. Күпләр рәсми рәвештә теркәлмичә төзелештә шабашкада йөриләр. Кайберләре юкка чыга. Исемлектә шундый 21 кеше бар. Пропискада Арча районында торалар, ә кайда икәнлекләре билгесез.

– Өйләнешәләр икән инде, гаилә, балалар өчен җаваплылык та булырга тиеш. Ахырын уйлап бетермиләр. Алимент түлиселәре килми. Алимент акчасы ничек исәпләнә?

– Эшләүчеләргә, пенсия, стипендия һәм башка төрле түләүләр алучыларга алимент акчасы уртача айлык хезмәт хакыннан һәм керемгә карап исәпләнә. Ә менә эшләмәүчеләргә алимент акчасы Россия Федерациясендәге уртача айлык хезмәт хакы буенча исәпләнә. Ул бүгенге көндә 42413 сум тәшкил итә. 1 балага уртача айлык хезмәт хакыннан алимент 25 процент, 2 балага 33 процент, 3 балага һәм аннан да күбрәккә 50 процент исәпләнә.

– Эшмәкәрләрдән алимент акчасы ничек тотыла?

– Эшмәкәрләр салым инспекциясенә декларация тапшыралар. Дек- ларациядә күрсәтелгән керемнән чыгып алимент акчасы исәп-ләнә. Дөрес, еш кына эшмәкәрләр салым түләүнең “вмененка” системасын кулланалар һәм салым органына “0” кереме белән декларация тапшыралар. Бу очракта эшмәкәрнең кереме күренми. Һәм аннан алимент акчасы Россия Федерациясендәге уртача айлык хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.

– Әгәр дә алимент акчасын исәпләүләр белән килешмәсәләр?

– Ул вакытта судка мәрәҗәгать итәләр.

– Алимент түләмәүчеләргә нинди чикләүләр бар?

– Алар чит илгә чыга алмыйлар, машина йөртү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкиннәр...

– Алимент түләмәүчеләр балага 18 яшь тулганны көтә, котылам, дип өметләнә...

– 18 яшьтән балага алимент исәпләнми. Алимент ябылгач, алимент түләмәүчегә әҗәте буенча икенче эш ачыла. Исән вакытта ул алимент әҗәтеннән котыла алмый. Хәл хәтта иректән мәхрүм ителү белән тәмамланырга мөмкин.

– Бирәчәкләре күп җыелганнар бармы?

– 1млн. 800 мең сум, 1млн. 200 мең сум, 950 мең сум… саный китсәң күп алар.

– Җыеп түләве кыен, алименттан барыбер дә котылып булмый. Ничек тә түләргә инде аны. Үз газизең, балаң өчен бит…

Румия САТТАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International