“Мин – бәхетле ана”

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

“Мин – бәхетле ана”

9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн быел Арчаның бишенче гимназиясендә “Яшь армия” патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы начальнигы, генерал-майор Александр Бородин белән очрашудан башланып китте. “Тере истәлек...” дигән исем астында батырлык дәресенә әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Чечня сугышында катнашкан Рөстәм Салихов һәм Юрий Козлов җитәкчелегендә Кораллы Көчләр ветераннары чакырылган иде.

– Дәресне “Тере истәлек...” дип атадык, чөнки сугышларда кулларына корал тотып көрәшкән батырларыбыз, дуслары, туганнары исән. Аларның батырлыклары турында истәлекләр без яшәгәндә, алар турында сөйләгәндә, җырлаганда әле яшәячәк, – диделәр дәресне оештырган һәм алып барган 9 сыйныф укучылары.

Дәрес шигырьләр, җырлар, видеороликлар белән үрелеп барды. “Бүген сүз сугышлар турында түгел, сезнең турыда барачак, – диде Сергей Баһаветдинов. – Герой булыгыз, әмма тыныч тормышта. Башкаларга үрнәк булырлык геройлыкны гамәлләрегез белән кылыгыз”. Александр Бородин шундый чара үткәрүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Музейда Россия Герое Дмитрий Сафин яшь гвардиячеләр белән очрашты. Анда район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

– Кем ул герой? Бу сорауга бер сүз белән генә җавап биреп булмый. Туган җирендә яшәп, икмәк үстерүче дә үзенчә герой. Яхшы укысагыз, чын кеше булып үссәгез, сезнең өчен бүгенге көндә геройлык шул, – диде Илшат Нуриев.

Арча районындагы яшь армиячеләр штабы җитәкчесе Илдус Әскәров башкарган эшләре белән таныштырды, иң актив яшь армиячеләргә мактау грамоталары тапшырылды, Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова ветеран геройларның Татарстан яшьләренә мөрәҗәгате белән таныштырды. “Яхшы укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, хезмәт сөегез, начар гадәтләргә бирешмәгез, туган илне сакларга әзер булыгыз. Без сезгә ышанабыз”, – дигән сүзләр бар иде анда.

– Мин шушы көннәрдә диңгез буенда урнашкан бер шәһәрдән мәктәп укучылары белән очрашып кайттым. Мәктәп яхшы, әмма анда моның кадәр яшь армияче юк, – диде Дмитрий Сафин. – Герой булып тумыйлар, яшәү дәверендә формалашалар. Шуңа һәркайда беренчелеккә омтылырга кирәк. Яшь армияче исемен горур йөртегез”.

Ул көнне Арча үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка, рус зиратында Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның әнисе Клеопатра Курочкина һәм аның туганнары каберлегенә чәчәкләр дә салынды.

Кичен кунаклар хәрби комиссариатта егетләрне армия сафларына озату тантанасында катнашты. Район башлыгы Илшат Нуриев әле күптән түгел генә армиядән кайткан һәм тикшерү комитетында эшли башлаган Марат Шәяхмәтов, Алмаз Минзинга, Яңа Кишеттән Раил Габдрахмановның әнисе Нурания ханымга, Алмаз Вахитовның әтисе Зөлфәткә командирларыннан килгән Рәхмәт хатларын, әле китәсе 8 егеткә истәлек бүләкләре тапшырды.

– Мин Яңа Кишет мәктәбендә укытучы. Ике улым да армиядә хезмәт итеп кайтты. Раил укуын дәвам итәргә Казанга да китте инде, – диде Нурания Габдрахманова. – Балалар кечкенәдән армиягә барасыларын белеп үстеләр. Әтиләре (мәрхүм инде): “Хезмәт итәсез, әмма зарланасы түгел”, – дия иде. Әтиләре сүзен тыңлады улларым. Бүген мин әтисе белән ике кеше өчен горурлык кичердем. Мин – бәхетле ана.

– Сезнең ничек хезмәт итүегез үзегездән генә тора. Әти-әниегезне, безне сөендереп торыгыз, исән-сау йөрегез. Сезнең командирлар да шундый Рәхмәт хатлары җибәрерлек булсын, – диде район башлыгы.

Егетләргә изге теләкләрен Россия Герое Дмитрий Сафин, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров та җиткерде. Раил хәзрәт Гыйлаҗев изге юл теләп дога укыды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International