Менә нинди ул, Рида апа!

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Менә нинди ул, Рида апа!

Кәче мәктәбе үзен күрсәтте! Гомер буе башлангыч сыйныфларны укыткан Рида апа Миннебаеваның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәктәпкә (директоры Нияз Муллаәхмәтов) кунакка чакыргач, юбиляр аптырап-каушап кала, ниндирәк очрашу буласын күз алдына китерә алмый. Дулкынлана. Соңыннан коллективка рәхмәт әйтеп бетерә алмады...

Без дә бу матур очрашуның шаһиты булдык. Ветераннар түрдә тезелешеп утырды. Янәшәләрендә юбилярның укучылары, укытучылар урын алды. “Бер тәртипсез укучыны хәтерләмим”, – дип сөйләде күңеле якты Рида апа. Укучылары: “Рида апа сүкмәде, кычкырмады, без укытучыны күз карашыннан аңлый идек. Өздереп карап куяр иде”, – дип сөйләделәр. Очрашуга Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров та килгән иде. Ул Рида апаның укучысы да. “Рида апа безне бик матур итеп рәсем ясарга өйрәтте, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул. – Рида апа бик матур итеп яза иде. Бездән матур язуны да таләп итте ул. Андый язуны минем башка күргәнем юк. Хәтерлим әле: кечкенә вакыт, шулай комда уйнап утырам. Яныма бер матур апа килде. Исемең ничек, мәктәпкә барасың киләме, дип сорады. Ул безнең булачак укытучы Рида апа булып чыкты. 1 сентябрьгә укырга барасы балаларны барлап йөри икән...”.

Рида апа хезмәттәше Мәрзыя апа Гайнетдинова белән ничек итеп балаларны сәяхәткә алып чыгып китүләре турында сөйләде: “Алдан, тәртипне саклап, йодрык күрсәтеп Мәрзыя барыр иде...” Мәрзыя апа: “Кәчегә 1945 елда килдем, – диде. – Агач мәктәп. 12 авылдан килеп укыйлар. Дөрестән дә, сәяхәткә күп йөрдек. Берьюлы Казанның елга портына чыгып киттек. Сәяхәткә чыгарга теплоходлар юк. Кайсы кая китеп беткән. Кердем капитан янына. Ничек итсәм иттем, барыбер дә бер “Ракета”ны таптырдым. Саратовка кадәр барып кайттык. Хәзер төннәрен уйлап ятам, ничек курыкмыйча балаларны ерак юлга алып чыгып киттем икән дип. Шунда суга төшсәләр... Казанка елгасының башланган урынын эзләп, Казанбашка бардык. Шунда кунып калдык”.

Җитәкче урыннарда эшләүче Рида апаның укучысы Фидаил Бариев: “Кәче мәктәбе алдынгы мәктәпләрнең берсе булды, – дип сөйләде. – Иң көчле мәктәпләрнең берсе иде ул”. Ә мәктәп укытучылары белән көчле. Иңне иңгә куеп эшләгән Люция Сафиуллина да биредә иде. Алар эшен дәвам иткән Разыя Әхмәдуллина, Минзада Батталова шулай ук ветераннар янәшәсендә утырды. Разыя Әхмәдуллина: “Башлангычтан укучыларын 5нче сыйныфка тапшырганда Рида апа, йомшаграк укучыларын, белемне биреп бетермәдем бугай дип, гафу үтенгәндәй әйтеп үтәр иде”, – дип искә төшерде.

Укучылары: “Рида апаның гаиләсе булганмы, балалары бар идеме? Без бу турыда белмәгәнбез дә. Чөнки ул гел мәктәптә булды. Укыту гына түгел, сәнгать дөньясына алып керде, рәсем ясатты, биетте, театр уйнатты...”, – дип, укытучыларының бөтен дөньясы белән эшкә бирелгәне турында сөйләделәр. “Күршеләрем әйбәт булды, – диде Рида апа. – Балаларны Газинурларга кертер идем дә, үзем эшкә йөгерер идем. Хәзер дә күршеләрем белән яшим. Рәхмәт аларга”. Рида апаның ире Ибраһим абый да укытучы. Ул мәрхүм инде. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә (Резедә, Фәридә) ул көнне әниләре янына кайткан иде.

 Залга матур көй агылды. Сез иң күркәм кеше икәнсез... Рида апа чәчәкләргә күмелде. Иңендә яңа шәльяулык. Йөзендә бәхет, шатлык, моңсулык чаткылары... Зурладылар. Рәхмәт. Соңыннан бергәләшеп сөйләшә-көлешә чәй эчтеләр.

...Телефон чылтырады. Алсам, Рида апа. Яңа ел белән котлый. Менә нинди ул, Рида апа!

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International